Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Гриппның А һәм В төрләренә каршы көрәшүче җимеш

Вакцина кадатмый калучылар бардыр.

Андыйларга да, хәер барыбызга да,  итәк-җиңне җыеп йөрү хәерлерәк.  Туңдыргычка тутырган җиләк-җимеш хәзер һәркемдә бар. Аларның иң файдалысы  кара карлыган булып чыга кебек.

 Чөнки кара карлыганда С витамины күп. Ә С витаминының запасы организмда сакланмый. Монысын да онытмау кирәк. 

Кара карлыган ачылыгы түбән булган  ашказаны җәрәхәтеннән, гастриттан, атеросклероздан, азканлылыктан дәвалый. Дизентерия кузгатучы микробларны үтерә.  Кара карлыган суы гриппның А һәм В төрләренә  каршы көрәштә менә дигән чара, чөнки ул вирусны үтереп кенә калмый, ә организмның чирләргә  каршы торучанлыгын да арттыра икән.

Иң шәп календарьдан алынды

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев