Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Гәзит турында

Әтнә районы газетасы 1931 елдан 1959 елга кадәр "Социализм юлы" исеме белән чыга. 1962 елда, Әтнә районы беткәч, Кенәр белән кушыла. Аннан соң 1963 елга кадәр "Кызыл юл" исеме белән тарала башлый. Монда Марс Шиһапов, мәрхүмнәр Нәҗип Мәдияров, Әхәт Фазылҗанов корреспондент булып эшлиләр. Шуннан соң газета Арча районы белән берләшкәч,...

Әтнә районы газетасы 1931 елдан 1959 елга кадәр "Социализм юлы" исеме белән чыга. 1962 елда, Әтнә районы беткәч, Кенәр белән кушыла. Аннан соң 1963 елга кадәр "Кызыл юл" исеме белән тарала башлый. Монда Марс Шиһапов, мәрхүмнәр Нәҗип Мәдияров, Әхәт Фазылҗанов корреспондент булып эшлиләр. Шуннан соң газета Арча районы белән берләшкәч, газета "Коммунизмга" га әйләнә.

"Кызыл юл" дан соң, 28 ел үткәч, Әтнә районы оештырылгач, 1991 елның 24 апрелендә "Әтнә таңы" газетасы чыга башлый.

Редакция Әтнә техникумының икенче катындагы физкультура укытучылары бүлмәсендә иде. 1994-95 елда редакция Олы Әтнә авылы Совет урамындагы күпер янәшәсендәге элекке банк бинасына күчте.

1994 елларда редакциягә компьютерлар, ризографлар кайтты. "Әтнә таңы" республикада беренчеләрдән булып, компьютерда верстка ясалып, ризографта басыла башлады.

Газета 2005 елның гыйнварыннан кабат А-3 форматы белән 4 битле булып чыга башлады. Зур үзгәреш булды, матбугат министрлыгы бетерелеп, бөтен район газеталары "ТАТМЕДИА"га күчте. Газета Казанда "Идел Пресс"та басыла башлады, интернет аша җибәрелә.

"Әтнә таңы" - халыкчан газета!!!

"Әтнә таңы" 1991 елның 24 апреленнән бирле чыгып килә.

Атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә дөнья күрә.

Газетаның бүгенге көндә 2300гә якын тиражы бар. Дүрт битле булып, аклы-кара төстә булып чыга.

"Әтнә таңы" газетасын Әтнә һәм Арча районнарында алдыралар.

Газета татар телендә нәшер ителә.

Газетаны мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып, өлкәннәргә кадәр яратып укыйлар.

Реклама, белдерүләрегезне "Әтнә таңы" газетасына бирегез.

Үкенмәссез!!!

Элемтәгә керү өчен реклама бүлеге телефоны 8(84369) 2-11-32

Газета "Этнэ таны" - народная газета!!!

Газета выходит с 24 апреля 1991 года.

На сегодняшней день тираж: 2300 экз.

Газету читает в Атнинском, так и Арскком районе.

Способ распространения: подписка

Формат издания: А3

Периодичность: 2 раза в неделю (среда, пятница)

Количество полос: 4

Газета печатается на татарском языке.

Цветность: ч/б

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев