Ирләргә зыянлы, җенси көчсезлеккә китерә...
Дару үләннәрен кулланмаган кеше юктыр. алык медицинасы модада хәзер. Чөнки дарулар кыйбат, ә үләннәр табигать байлыгы. Иренмичә җыясы гына.
Аннан соң аларны күпме куллансаң да организмга зыяны юк. Халык әнә шулай фикер йөртә һәм менә шул фикере белән ялгыша. Фитотерапевтлар әйтүенчә, бер генә дару үләнен дә кирәгеннән артык күп кулланырга ярамый. Дару үләннәре арасында да сәламәтлеккә зыян салучылар җитәрлек икән.
Дару үләннәре ике төркемгә бүленә.
Беренчесенә миләш, балан, гөлҗимеш, сырганак керә. Аларны билгеле бер күләмдә озак еллар кулланырга була.
Икенче төркем белән сак кыланырга кирәк. Чөнки аларда биологик актив матдәләр бик күп. Табиб киңәшеннән башка гына файдаланылганда сары мәтрүшкә, ромашка, алоэ, татлы тамыр кебекләре организмның әгъзалар эшчәнлегендә үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.
Менә шуларның кайберләре:
Сары мәтрүшкә - кан составын үзгәртә, кан басымы күтәрелүгә, эч катуга сәбәпче була, ирләрдә җенси көчсезлеккә китерә.
Ромашка - аллергия һәм башка төрле тире авыруларына сәбәп булырга мөмкин.
Каен бөреләре бөергә зыян салырга сәләтле.
Мәтрүшкәне йөрәк-кан-тамырлары чирләре булганда бик сак кулланырга кирәк.
Әрем- галлюцинация башлануга, шеш барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин.
Ә менә йөкле ханымнарга бар төр дару үләннәрен куллану да тыела икән.
Иң шәп календарьдан алынды.
Сүрия Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев