Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Карлыган гына димәгез: файдасы, зыяны, үстерү буенча киңәшләр һәм рецептлар

Бүген — Карлыган көне. Димәк, аны җыярга да, эшкәртергә дә вакыт җиткән дигән сүз.

Урман аланнарында ауный-ауный җиләк җыйганнан соң, карлыганны җыю бик рәхәт. Бер урынга утырган килеш акрын гына чемченәсең дә чемченәсең. Кәрҗинең тулганны сизми дә каласың.  Ә инде аның хуш исе турында әйтеп  тору да кирәкми. Бу ис бакчаның үзе өчен дә бик файдалы. Чөнки күп кенә зарар китерүче бөҗәкләр аны өнәп бетерми. Ни кызганыч, шундый юмарт карлыганның  сәламәтлек өчен  иң файдалы җимеш булуын күпләр белеп бетерми.

Карлыган җиләгендә В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер һәм калий тупланган, яфраклары исә магний, марганец, көмеш, кургаш, бакыр, эфир майларына бай.

Кара карлыганда С витамины шулкадәр күп, организмны тәүлек буена җитәрлек дәрәҗәдә тукландыру өчен 20 җиләк ашап кую да җитә. Нәкъ менә шундый үзлеге өчен  карлыганны дөрес туклану продукты буларак тәкъдим итәләр, чөнки ул төрле авырулар булганда организмны ныгыта һәм сәламәтләндерә, иммунитетны көчәйтә.

Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти. Аның бөер һәм бавыр, тын юллары, шикәр авыруларын булдырмаска ярдәм итүе дә ачыкланган.

Организмны тиз арада тернәкләндерергә сәләтле булганы өчен, карлыганны сытып әзерләнгән сокны операция кичергән һәм организмы хәлсезләнгән кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Ә менә җиләкләрне пешереп эчү югары кан басымын җайга салырга, азканлылыкны, гастритны җиңәргә булыша. Әгәр дә көчле ютәлдән интегәсез икән, кара карлыганның суын сыгып, аны шикәр һәм бал белән болгатып эчеп куегыз. Көчле антисептик булганга күрә, бераз су өстәлгән карлыган согы белән тамакны чайкату ангинадан котылырга да ярдәм итә.

Шунысы сөенечле: теләсә нинди халәттә дә бу җимеш үзенең барлык файдалы үзлекләрен саклап кала.

Карлыганның яфрагы җимешенә караганда да файдалырак.  Шуңа күрә дә яфракларын төнәтеп эчәргә кушалар. Болай эшләгәндә ашказаны авыруларын гына җиңеп калмыйча, организмдагы зыянлы матдәләрне  юып чыгарырга, матдәләр алмашы бозылса, аны да җайга салырга мөмкин. Төнәтмәне ясар өчен, яңа гына өзелгән яки киптерелгән яфраклар кирәк. Әлбәттә инде,  яңа гына өзелгәне әйбәтрәк. Кайнар суны әфлисун, алма яки гранат согы белән кушып, шушы катнашманы карлыган яфраклары өстенә салырга кирәк. Соңыннан өстен каплап, берничә көн төнәтергә һәм көнгә яртышар стакан эчәргә. Тире авырулары булган кешеләргә исә, карлыган яфраклары төнәтмәсе кушып, ванна керергә киңәш итәләр.

Карлыган яфрагы бик хуш исле, шуңа күрә  яшелчәләр тозлаганда һәм маринадлаганда  алыштыргысыз компонент булып хезмәт итә. Кемнәрдер яфракларның үзен дә консервлап куя, чөнки соңыннан аларны итле ризыкларга, салатларга кушып җибәрергә мөмкин. Консервлап куярга уйлагансыз икән инде, карлыган яфракларының эрерәкләрен җыегыз. Соңрак аларны яхшылап юып, пыяла савытларга тутырырга һәм өсләренә бер литрга 300 грамм тоз исәбеннән әзерләнгән сыекча салырга кирәк. Мондый савытлар җитен тукыма белән каплана һәм салкын урында саклана.

Ә зыянлы якларына килгәндә, составында К витамины артык күп булганга күрә, кара карлыганның җиләкләрен тромбофлебит авыруы булганнарга ашау тыела. Шулай ук аны чамадан тыш күп ашасагыз да, каныгыз кирәгеннән артык куерырга мөмкин.

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләре, сары авыруы булганда бу җимештән тыелып тору яхшырак. Инфаркт яки инсульт кичергәнсез икән, кара карлыганны сытып ясалган сокларны эчүнең файдасы юк. Шунысын да искәртү мөһим – 100 процент чиста карлыган суы балаларда аллергия барлыкка китерә ала. Ләкин аны су белән катнаштырып бирсәгез, гемоглобин артуга ярдәм итә.

Карлыган үстерү кагыйдәләре

*Карлыган куагы язын шактый иртә уяна. Шуңа күрә кар эреп бетүгә үк артык ботакларын кисеп ташлагыз. Моны согы бүленеп чыга башлаганчы эшләргә кирәк. Гадәттә, урамда 0-3 градус булганда куак ботакларының артыкларын кисеп ату хәерле.

*Корыган ботакларны да, куак эченә таба үсеп торган ботакларны да алып ташлагыз.Үсемлекне корткычларга каршы эшкәртегез. Һава җылынгач, гөмбә авыруларына каршы эшкәртегез. Бер чиләк суда 100 грамм бакыр купоросын эретеп, куакларга сипкәләп чыгыгыз.

*Кар эреп беткәнче, карлыган куагына кайнар су сибәргә була. Бу — талпаннарга каршы яхшы чара. Әгәр кайнар су белән эшкәртергә өлгермәсәгез, ботакларда бөреләр яралганын күзәтеп торыгыз. Бик зур, шар формасындагы бөреләрне шундук кисеп ташлагыз һәм яндырыгыз.

*Язын карлыган куагын азотлы ашлама белән ашлау кирәк. Кар эреп бетүгә, куаклар янына мочевина гранулалары сибегез һәм туфрак белән күмеп куегыз. Бер куакка 15 грамм ашлама җитә.

*Кара карлыган куагын иртә язда яисә октябрь башында утырталар. Яшь куакны үз бакчагызда үскән карлыганнан да үрчетергә мөмкин. Моның өчен җәй көне бер яшь ботакны җиргә бөгеп, өстенә туфрак салырга кирәк. Җиргә күмелеп калган урыннан яңа тамырлар җибәрәчәк. Бер елдан аны  яңа урынга күчереп утыртырга мөмкин.

*Карлыган утырту өчен чокырны  зуррак һәм тирәнрәк итәргә кирәк. Тамырларның озынлыгына тагын 30–35 см өстәсәң, әйбәтрәк.  Төбенә ярты чиләк черемә, ярты чиләк уңдырышлы туфрак салып болгатырга. Черемәле туфракны чокыр төбенә тау кебек  өяргә. Тамырларны шушы тау өстенә җайлап салып, чокырдан чыккан туфрак белән күмәргә.

*Беренче җәендә яшь куак суга кытлык кичерергә тиеш түгел. Көз көне утыртканнарына  суны атнага бер сибәләр. Көннәр суыткач, су сибүне туктатырга.

*Карлыган  ашлама ярата. Шул чакта гына аның җимешләре эре һәм баллы була.  Иң яхшы ашлама – компост һәм тирес, аларда азот күп. Әмма тиресне иртә язда ук кертергә кирәк, соңга калсаң, яфрагы күп, ә җимеше аз була. Куак төбенә мул итеп тигезләп өеп  куусаң, карлыган төбендә чүп үләннәре үсми. Тирес булмаса, бакчадан уталган чүп үләннәре, тирә-юньнән чабылган вак печән кулланырга да мөмкин. Бу үзенә күрә мүлчә ролен дә башкара, ашлама да була. Көз көне, киресенчә, ашлама кертү яшь ботакларның тиз үсүенә китерә, алар агачланырга өлгерми һәм кышкы суыкларда өши. Җәй көне карлыганны үләннәрне ачытып ясаган ашламалар белән генә ашларга була.

*Карлыган  кояшлы урында үссә генә баллы була. Күләгәдә аның тәме үзгәрә, ачы һәм вак була. Куакны һәр елны сирәкләп кисәргә кирәк.

*Карлыганның мул җимешле ботаклары җиргә ятучан, шуңа да әйләнәсен кыршаулап алсаң яхшы. Кышка куакны бергә җыеп, урта бер җиреннән уратып бәйләп куярга кирәк. Бәйләмәсәң, ботакларны кар басып җиргә ега.

Рецептлар

Карлыганлы сыер ите

Бик җиңел әзерләнә торган, шул ук вакытта файдалы да сый бу. Аны пешерү өчен 700 грамм сыер ите, 3 суган, 200 грамм кара карлыган, 1 чәй кашыгы бал, 1 уртача зурлыктагы кишер һәм кул астында булган теләсә нинди тәмләткеч кирәк. Бу ризыкны әзерләгәндә тоз да шикәр комы да кушарга кирәкми. Башта чәнечке ярдәмендә карлыганны изегез. Аны блендерда вакламасагыз яхшырак, юкса  артык күп сок бүлеп чыгарачак. Измә өстенә балны һәм соңрак эре кыргычтан уылган кишерне салабыз. Яхшылап болгатабыз.

Итне уч төбе чаклы зурлыкларда кисеп, бераз төеп алыгыз. Шуннан соң, өстен тәмләткечләр белән ышкыгыз. Суганны түгәрәкләп турыйбыз. Ингредиентлар әзер. Ә хәзер ризыкны пешерергә әзерлибез: бер таба алып, шуның өстенә фольга җәегез. Иң беренче суганны тезәбез дә, аның өстенә карлыганлы-кишерле катнашманың яртысын бушатабыз. Ә соңрак шушы әйберләр өстенә итне тезәбез. Катнашманың калганын ит өстенә салып бетерәбез. Ризыгыбызның өстен дә фольга белән каплап, 1,5 сәгатькә 200 градуска җылытылган мичкә тыгабыз.

Кайнатылмый торган кайнатма

Карлыган кайнатмасын бик яратсагыз да,  кемнәрнеңдер кызу җәй өстендә плитә каршында басып торасы да килмидер, бәлки.  Зыян юк, кара карлыганнан пешермичә генә дә менә дигән кайнатма әзерләп була. Моның өчен нибары 1,5 кг шикәр комы, 1 кг кара карлыган һәм 1 әфлисун гына кирәк. Әфлисунны яхшылап юганнан соң, кабыгы белән бергә блендер яки иттарткыч аша чыгарыгыз. Шушы ук эшне карлыганнар белән дә эшлибез. Ике боламыкны да бергә кушкач, өстенә шикәр комы салып, яхшылап болгатырга һәм бүлмә температурасында берничә сәгатькә калдырып торырга кирәк. Бу вакыт аралыгында килеп чыккан массаны берничә мәртәбә болгатыгыз – шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Бары тик шуннан соң гына кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салып, өстен капкач белән ябып, саклау өчен суыткычка алып куегыз. Шунысын да искәртик – мондый рецепт буенча әзерләнгән кайнатма киләсе җәйгә кадәрдә менә дигән хәлдә сакланачак.

Чыганак: https://vatantat.r/29218/u/2020/07

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев