Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Хәлсезлектән котылу юлы

Яз җитәрәк организм аптырашта кала. Табигатьтәге үзгәрешләргә яраклаша алмыйча бу чорда кайбер кешеләр үзләрен начар хис итә. Моннан ничек котыласы, дисезме.

Үзегезне су процедураларына ияләштерегез. Берсүзсез, алар арасында беренче урынны мунчага бирергә кирәк. Мунчада кан тамырлары  табигатьтә еш була торган үзгәрешләргә тиз яраклашырга өйрәнә. 

Әгәр дә мунча керергә яратмасагыз яисә мөмкинлегегез юк икән, үләннәр салып ясалган ванна ярдәмгә килер. Ул сәламәтлек өчен файдалы һәм тәнгә сихәт бирә.

Тигез өлештә меңьяфрак, кылыч үләне тамыры, мәтрүшкә, әрем,  нарат бөресе алып ясалган ванна нервларның киеренкелеген бетерер, тонусны күтәрер, эшкә сәләтлелекне арттырыр һәм организмны ныгытыр.

Кычытканнан, ак чәчәктән, каен яфрагыннан, әрекмән тамырыннан  ясалган ванна  алмашыну процессларын  нормальләштерергә, организмның инфекцияле  авыруларга  каршы торуын көчәйтергә, кәефне күтәрергә сәләтле.

- Баш авыртуын, нервларның ярсуын, арыганлыкны бөтнек, мәтрүшкә, ак чәчәк ванналары "юып" төшерер.

                                                                                                                        Табиб белән киңәшергә онытмагыз.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев