Әтнә таңы

Кыяр үстерәбез. Ник ачы?

Кайвакытта түтәлдән яңа гына өзеп алып кергән кыяр авызга алмаслык ачы була.

Бөтен кабыгын әрчеп бетерсәң дә, кыярны тулысынча диярлек ташларга туры килә. Бу нилектән шулай?

Галимнәр аңлатуынча,  мондый хәл кукурбитацин дигән матдәгә бәйле икән. Аз микъдарда ул сизелми, ә инде күбрәк җыелса, бөтен кыярыгыз ташларлык кына булачак. 

Кукурбитацин  дымлылык, кояш нуры һәм  ашлама җитмәгәндә, шулай ук артык суык, яки артык эссе булганда җыела. Бик эссе көннәрне  коры түтәлдә үскән кыярлар бигрәк тә ачы  булачак. Әмма су сибүне дә кирәгеннән арттырып җибәрергә ярамый, сазлык эчендә утырса, үсемлек үләчәк.

Кыярга бары тик кояшта җылынган су гына сибәргә ярый. Анысын да аз-азлап, даими рәвештә көне буена сибегез. Кояшлы көнне  кыяр яфрагына су тимәскә тиеш, юкса януы бар.

Реклама

Кыяр зур һәм итләч булып үссен өчен су сипкән саен җирне йомшартырга кирәк. Әгәр дә төбе каты булса, кыярыгызга дым һәм һава җитмәячәк. 

Бик эссе көнне су сипкәннән соң кыяр төбенә коры балчык сибеп куйсагыз яхшы булыр. Коры балчык тамырларны кирәгеннән  артык кызып китүдән саклар.

Азот җитмәгәндә кыяр яфраклары саргая, ә кыяр үзе очлаеп кала. Калий җитмәсә, кыярларның аскы өлеше киңәеп китә, яфракларында сары сырлар барлыкка килә. 

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: