Әтнә таңы

Күзегезгә чүп керсә...

Күзегезгә чүп кереп, нишләргә белми интеккәнегез бардыр.

Әгәр  күзгә чүп керсә, кеше тиз генә күзен уа башлый, үзе дә аңламыйча шуның белән  күзгә кергән чүпне тирәнгәрәк кертә. 

Күздә авырту тою  белән, күзне  кайнаган  салкын су белән юарга кирәк. 

Бер стакан суда эретелгән  бер чәй кашыгы  бор кислотасы  яки чәй суы белән  юсаң, бигрәк әйбәт.  

Бк сыекчаларны  пипетка  белән тамызсаң да була. Чүпне ипләп кенә  юеш мамык белән сыпырып алырга мөмкин. Коры мамык күзне авырттыра. 

Чүпне алганнан соң, күзгә 20 яки 30 процентлы альбуцид  тамызыгыз.  Бу дару  өй аптекасында  һәрчак булырга тиеш. 

Реклама

Әгәр чүпне үзегез ала алмасагыз, табибка күренергә кирәк. 

Гомумән тузанлы эш башкарганда, бигрәк тә җилле көннәрдә, махсус күзлекләр киеп эшләгез. 

Сәламәтлек календареннән алынды.

                                                                                                           Табиб белән киңәшләшегез, зыяны булуы бар.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: