Әтнә таңы

Орлык аласыгыз булса...

“Орлык төргәгендә җитештерүче турындагы мәгълүматлар булырга тиеш”, - диде Ленар Фәттерахманов.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре орлык сайлаганда аның төргәгенә һәм андагы язуларга игътибар итәргә куша. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуындабилгеле булды.

“Орлык салынган төргәктә җитештерүче оешманың тулы исеме һәм адресы, культураның исеме, сорты, партия номеры, орлыкның саны һәм массасы, орлыкның төргәкләнү датасы күрсәтелергә тиеш”, - диде ТР Россельхознадзор идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фәттерахманов.

Пресс-конференция

Ленар Фәттерахманов шулай ук орлык турындагы мәгълүматны сыйфат документыннан да карап белергә булганлыгын искәртте.

Реклама

“Орлык турындагы барлык мәгълүматлар таныклык яки сатуга рөхсәт кәзазендә языла. Ул сатучыда булырга тиеш һәм аны сорарга онытмагыз”, - диде ул.
 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186227/

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: