Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Помидор уңышы мул булсын дисәң...

Помидор үсентеләрен дөрес итеп тәрбияли беләсезме, дуслар?

Помидор үсентеләре тизрәк үссен өчен йод эретмәсе (өч литрга 1 тамчы) сибегез. Бу эретмәне куллансагыз, үсентеләр тизрәк чәчәк ата, ә җиләк-җимеш эрерәк булачак. Йод помидорларны фитофторадан да саклый ала. Моның өчен сезгә берничә тамчы йод һәм 250 грамм сөт кирәк булачак, аларны 1 литр су белән болгатыгыз гына.

Эретмә – өч литр суга бер тамчы йод, бу йод эремәсен помидорларга бер тапкыр гына сибегез. Нәтиҗәдә продуктлылык артачак һәм уңыш күбрәк булачак.

Фитофтордан саклау – һәр ике атна саен помидорларны йодлы сөт эретмәсе белән сиптерегез.

Сиптерү өчен эретмә:

10 литр суга бер литр сөт һәм 15 тамчы йод өстәргә. Эретмәне помидорларга мул итеп сиптерергә кирәк (куаклардан агып торсын өчен).

Чыганак: https://vk.com/dachahitrosti

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/завод-рассада-помидоры-999375/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев