Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Талпан әтнәләргә дә зыян сала башлаган

Быел яз иртәрәк килгәч, талпаннар вакытыннан алда активлашты, диләр. Табиблар да сакланырга куша.

Әле яз башлана гына, инде талпан кадалу очрагы Әтнәдә дә теркәлде. Бер ир үз бакчасында эшләгәндә талпан кадалып килде, дип хәбәр итә район үзәк больницасының  табиб эпидемиологы Азат Гыймадиев. Узган ел 43 әтнәле талпаннан зыян күргән. Шуның  13е - бала. 

Эскәк белән бөҗәкнең баш тирәсеннән эләктереп, әкрен генә  бөтереп чыгарырга кирәк.

Әгәр бөҗәк нык кадалган һәм аны эләктереп булмый икән, зарарланган урынга үсемлек мае сөртегез. Бераздан, суларга һава бетеп, бөҗәк үзе чыгар. Җәрәхәткә йод сөртеп куегыз, кулны сабынлап юыгыз. Авыл фельдшерларына, "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә күренергә онытмагыз.

Урманга, агачлы җирләргә барсагыз, үзегезнең бакчагызга чыксагыз да , киенеп чыгыгыз.

Фото: С.Мингатина һәм https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев