Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Тавыкмы, әтәчме? Йомыркага карап ничек билгеләргә (борынгы авыл ысулы)

Дүрт ел элек авылда йорт сатып алдык. Мин үз дачам турында күптән хыялландым. Беренче ел бакчада уңыш үстердек, әмма ул куандырмады. Җир комлы, коры һәм химикатлар белән артык ашланган иде.

Мин вариантлар эзли башладым һәм тавыклар тотарга булдым, аз булса да йомырка булыр, туфракны да ашлармын дидем. Гади авыл тавыклары алырга теләмәдем. Токымлының ни икәнен бик яхшы аңлыйм.

Мин интернетта тавыклар токымын сайлый башладым һәм мине легбар токымы кызыксындырды. Матур яшел йомыркалар һәм матур өч төстәге, башында матур бүреге булган кошлар икән алар. Бер йомырка 130 сум тора иде. Тешемне шыгырдатып булса да, 9 йомырка сатып алдым.

Инкубаторга салдым да, көтә башладым. Һәм менә минем легбарлар чыкты. Бу тавыкларның чебиләре аерылып тора. Әтәч һәм тавыкларны беренче тәүлектә аерырга була. Бер тавыкка 8 әтәч булуын күреп гаҗәпләндем!

Ул чакта сатучы алдаган дигән шик туды. Ул йомырка буенча булачак чебинең җенесен билгели белә икән.

Мин дә бөтен интернетны карап чыктым. Җавап бер иптәшемнән килде. Әтәч түгел,ә тавык чыгару юлы бар икән. Һәм моны йомырка буенча билгеләргә була!

Инкубациягә билгеләнгән йомырканы алабыз һәм яссырак башыннан зур бармак белән үткәрәбез. Әгәр өслеге кытыршы булса, әтәч чыга. Әгәр өслеге шома булса, димәк, тавык була.

Мин янә инкубациягә йомырка сатып алдым, тик бу юлы үзем сайладым һәм башка сатучыдан алдым. Өч кытыршы һәм җиде шома өслеклене сайладым. Инкубаторга салдым һәм көттем.

21 көннән теория расланды! Чебиләр нәкъ мин көткәннәр иде.

Шуннан бирле мин бу ысулдан файдаланам һәм ул сынатмый. Әйтик, иткә дип әтәчләр үстерү яхшырак.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/kinolog/kurica-ili-petushok-kak-opredelit-pol-cyplenka-po-iaicu-staryi-derevenskii-metod-5e1b109c5fd55f00ae383d21?&utm_campaign=dbr&secdata=CKCWw6D6LSAMMICgAQ%3D%3D

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%B3%D0%BD%D0%B5%D0%B7%D0%B4%D0%BE-%D1%8F%D0%B9%D1%86%D0%B0-%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D0%BD%D1%8B%D0%B9-%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D0%BD%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D1%8F-1050964/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев