Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Әҗәткә биргән акчаны ничек кире кайтарырга?

Закон буенча, әгәр әҗәткә бирәсе акчаның суммасы 10 мең сумнан арта икән, ике як арасында язмача килешү төзелергә тиеш.

Бу килешү, анын шартларын раслау өчен займ алучының "расписка«сы булу да җитә. Әҗәтне килешүдә күрсәтелгән вакытта кайтарып бирү мөһим. Килешүдә әҗәтнең кайтару вакыты билгеләнмәгән очракта, әҗәт, займ бирүче акчаны бирүне таләп иткәннән сон, 30 көн эчендә кайтарылырга тиеш.
Бурычлы кеше вакытында кайтармаса нишләргә?
Бу очракта судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әҗәтнең суммасы 500 мең сумнан артмаса һәм сезнең кулда килешү һәм дә «расписка» булса, сез бурычлының яшәү урыны буенча җәмәгать судына суд приказы бирүне сорап гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз. Суд боерыгы бер ук вакытта үтәтүче документ булып та тора. 
Җәмәгать судьясы гаризагызны канәгатьләндермәсә, яки бу боерык бурычлы кеше гаризасы нигезендэ бетерелсә, судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысы да бар, 100 мең сумга кадәрле әҗәтне эзләүне сорап җәмәгать судына, 100 мең сумнан артса, район судына мөрәжәгать итү каралган.
Гаризага нинди документлар теркәп тапшырыла?
Әҗәткә бирүче кулындагы расписканың төп нөсхәсе әле бурычның кире кайтарылмаганлыгын раслый. Димәк, үзеңнең дәгъваңны дәлилләүче документ буларак, гаризага расписка теркәлергә тиеш. 
Шулай ук, Россия Федерациясе Салым кодексының 333.19 маддәсендә каралган күләмдә, дәгъваның суммасыннан чыгып, дәүләт пошлинасы түләнә.
Суд процессында җинеп чыккан очракта, дәүләт пошлинасы һәм башка суд чыгымнары җавапчыдан сезнең файдага эзләнеләчәк.

Район судының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев