Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Әтнәгә кыр казлары килде

Туган җирләрен сагынып, болытларда юллар ярып, көтү-көтү булып кайталар кыр казлары.

Ә тавышлары... Күпләп күренмәсәләр дә әлегә, еш очалар. Иртәрәк килделәр кебек быел. Ничәмә мең чакрымнар узып туган якларына кайтканнар. Өлкәннәр узып барган кыр казларын санамаска кушалар иде. Имеш, санасаң аерылып, таралып бетәләр. Кечкенәдән табигатькә уңай караш тәрбияләгәннәр. Халык сынамышлары буенча:  29 мартта көн нинди була, апрель ае буе шул һава торышы сакланачак, имеш. Бирсен Ходай.

Бу фотолар узган елгы төшерелделәр. Исән-имин кайтып, бәбиләр чыгарырга язсын казларыбызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев