Боз өстеннән йөргән аккошлар күз алдымнан китми
Туган җирнең кадерен белү өчен читкә китеп карарга кирәк. татарстаннан чыгуга фикер үзгәрә. Хәбәрчебез Фидаил Кадимов та шул хакта яза.
Кичә мин Ульяновский якларына барып кайттым. Ул якларны күргән кешеләр ялганларга ирек бирмәс, авыллар бик караңгы, җимерек хәлдә. Бөтен мәгълүмат чыганакларыннан мактап сөйләнгән Россия менә шундый икән ул.
Безнең Татарстаныбызга килеп керугә, искиткеч матур татар авылларына, юлларына сокланып кайттым. Үзебезнең якның табигате дә искиткеч. Буа районыннан узганда юл буендагы посадкаларга сокландым. Алар инде чистартылган, ауган-тунгән агачлар курмәдем. Шунысы гаҗәпләндерде: һәрбер посадкадагы агачның төбе агартылган.
Ниһаять, үзебезнең Әтнә ягы - туган як, Ашыт елгасы, алты йөз кмга якын жир йөреп кайтып тукталырга мәҗбур булдым. Күзем аккошларга төште. Мескеннәр карлы-бозлы судан көч-хәл белән йөзеп чыктылар. Якынрак килдем, ун метр ара калды. Алар тунмыйлар, дигән белгечләргә ачуым да килде.
Чит илләрдә курсәткән кебек тотыныйк булышырга. Кирэк булып чакыралар икән, узем теләп булышырга килеп җитәм. Ялгыз калдырмыйк аккошларыбызны. Алар безнен якка кайтканнанр икән, алар - безнеке. Әтнәнеке!..
Сәяхәттән менә шундый төрле уйлар белән кайттым. Тормышыбыз тук булганга шөкер итте күңел, тик аккошлар күз алдымнан китми. Бүген иртән исә бөтенләй дә боз өстеннән йөриләр иде. Тынычлык югалды.
Ничек ярдәм итә алабыз икән без аларга?
Фидаил Кадимов,
Ары авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев