Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Бу үрдәкләрне күргәнегез бармы? - видео

Исең китәрлек хәлләр бар ул. Әлеге үрдәкләр Әтнә елгасының "Акый" чишмәсе тирәсендә яшиләр.

Ун баласы белән бу ана үрдәкне видеога Гөлнур Насыйрова төшереп җибәргән.

- Эшкә барганда, кайтканда карап йөрим бу үрдәкләрне, аларны күзәтүе шулкадәр рәхәт. Бер мин генә дә күзәтмим аларны. "Сәти" күперенә кадәр баралар алар, аннан кире кайталар. "Ашатырга ипи алмаганбыз, кара син бу матурларны," - дип сөйләшкәннәрен дә ишеттем. Аларга бу вакытта ипи ашатырга ярамый икән. Алар сууүсемнәр. балык белән туеналар. Ипине кышка таба ашыйлар икән. Сөбханалла, дип сокланабыз. Искитмәле бу табигать могҗизалары. Башта ата белән ана үрдәк иде алар. Соңыннан атасы каядыр китте. 

 

   Каравы бик рәхәт, шул ук вакытта җан әрни, елга чүп белән тула. Шул тирәдә яшәүчеләрдер инде, чүп капчыкларын яр буена ук куеп китәләр. Ярый да вакытында чүп алынса, тик ул алынмый. Этләр, каргалар таратып бетерә дә, суга очып төшеп, агып йөри башлаыйлар. Чүпләрне елга тирәсеннән читкәрәк куйсыннар иде. Сәти күпере тирәсендә була бу галәмәт, шакшылык күп бездә. Югыйсә, чит илләргә дә барасы юк матурлык күрергә. барысы да янәшәдә, диләр әлеге үрдәкләргә соокланучылар. 

Матурлыкны сакларга өйрәник әле! 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев