Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Быелгы май сөендерерме?

Истәлекле көннәр, сынамышлар белән танышыгыз.

Сызган җиңеңне, бакчачы,
Май җитә бит, май җитә!
Сине хәзер көзгә кадәр
Иксез-чиксез эш көтә.
Хезмәт бәйрәменнән башлап
Җибәрәбез майларны.

Күпләр кулга көрәк тотты,
Кемдер... шампур сайлады...
Кемдер көткән ялын уйлый,
Кем ничек хыяллана...
Майларда бит, майларда шул
Язлар җәйгә ялгана!

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Яз һәм хезмәт бәйрәме.
2 – Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдиновның тууына 100 ел.
3 – Халыкара Кояш көне;
– медицина фәннәре докторы, хирург Айдар Гыйльметдиновка – 50 яшь.
7 – Радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне.
9 – Җиңү көне.
10 – биология фәннәре докторы Евгений Кучеровның тууына 100 ел.
12 – Бөтендөнья шәфкать туташлары көне.
15 – Халыкара гаилә көне;
– профессор Әнвәр Әс­фән­дияровның тууына 90 ел.
18 – Халыкара музейлар көне;
– язучы Динис Бүләковның тууына 80 ел.
23 – профессор Әхмәр Азнабаевның тууына 90 ел.
24 – Славян язмасы һәм мәдәнияте көне.
25 – Филологлар көне.
26 – Русия эшкуарлары көне;
– Химиклар көне.
27 – Китапханәләр көне.
28 – Чик сакчылары көне;
– шагыйрь Шәриф Бикколның тууына 100 ел;
– шагыйрә Рәмзилә Хиса­метдинованың тууына 75 ел.

Сынамышлар

* Айның башы җылы, матур килсә, икенче яртысы салкын булыр, һәм киресенчә.
* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә. 
* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә. 
* Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр. 
* Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт. 
* Торналар бик еш күренсә – корылыкка. 
* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. 
* Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр. 
* Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.
* Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. 
* Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. 
* Майда боз яуса, җәен дә явачак. 

Автор:Ләйсән Якупова

Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев