Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

"Казлар ник бик күпләп көтүләре белән оча икән?" - Белгеч җавабы

Сез дә аптырыйсыздыр, чынлап та казлар бик күпләп очалар. Ау сезоны башлангандыр, дип уйлаучылар да бар. Сорап язалар да.

Соравыгызга җавап бирәбез.

-   Агымдагы елда, үз-үзеңне изоляцияләү шартлары белән бәйле рәвештә ау сезоны ачылмады. Казларның күпләп очканына аптырарга кирәкми. Яз көне алар шулай оча. Аннан соң алар быел күпләп килделәр. Торналарны да йөздән артыкны санадык. Аккошлар утыздан артык. Бәлки бары да бездә дә калмаслар. Әлегә менә шулай. Көн дә күзәтәбез. Элек аккошлар Ашытның Әтнә белән Күәм арасындагы сулыгында иде, Әйшияз белән Шимбер арасында да, Күңгәр-Күшәр арасында да карап йөрибез аккошларны.  Кошлар кайда тыныч, шунда оялыйлар, шунда тукталалар. "Ашыт"  сакланышы алар өчен шундый тыныч урын. Алар төнгә күпләп  шунда кайталар...- дип ачыклык кертте "Ашыт" сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров. 

 Сакланыш территориясендә аучылык белән рөхсәтсез шөгыльләнгән кешегә штраф кына түгел, Җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр. Мондагы күп кошлар "Кызыл китап"ка кертелгән.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев