Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Һәрвакыт актуаль тема

Экология

Ләйсәния Хәйруллина, Бәрәзә төп мәктәбенең география укытучысы
“Табигать фәннәре атналыгы” кысаларында, Бәрәзә төп мәктәбендә, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк идарәсе хезмәткәре Фирдәүсә Латыш, “Ашыт” заказнигы хезмәткәре Рәшит  Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Абдрахманова белән берлектә «Кыргый табигатьнең киләчәге һәркемнең үз кулында» дигән темага класстан тыш чара узды.
Чара социаль актив бала тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяны аңларга һәм яратырга сәләтле шәхес формалаштыру  өчен юнәлтелгән иде. Заказник хезмәткәрләре балаларга Татарстан һәм Әтнә районы су объектларының торышы, табигый байлыкларга сакчыл карашның ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр.
    Әлеге чарада укытучылар тарафыннан балаларга танып-белү  уеннары оештырылды. Чарада катнашкан  һәр бала табигатьне саклау темасына  рәсемнәр ясаганнар иде. Алар урман, чиста күк, кошлар һәм кыргый җәнлекләр ясаганнар.  Чара барышында  һәркем экологияне сак­лап калу өчен нишләргә кирәклеге турында  үз фикерен тәкъдим итте. Шулай ук табигатьне саклау өчен нинди экологик кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында да сүз барды. Илебезнең гүзәл почмаклары – чүплеккә, чиста күлләр – чүп-чар саклагычларына әве­релмәсен өчен, экология темасы беркемне дә битараф калдырмаска тиеш.
      Класстан тыш чара дустанә шартларда узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев