Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Сыерчыклар ник күренми?

Игътибар иткәнегез бармы - соңгы елларда авылларда сыерчыклар әллә ни озакка тукталмыйлар.

Быел әле бөтенләй дә күргән юк. Кемдер әле ул килмәде дисә, кайберәүләр күрүе турында әйтә. Хәер, сүзем ул хакта түгел, сыерчыкның ни өчен авылларны үз итмәве турында. Хәтерлисезме данлыклы җырны:

Өй түрендә бакчада,

Талчыбык куначада.

Сыерчык канат кага –

Яз килүгә шатлана.

Чут-чут итеп сайравы –

Анын оя  сайлавы.

Кем ясаган ояны –

Сыерчык белә аны.

Кызганычка каршы, сыерчыкларга оя ясап каршы алучылар сирәк хәзер. Моны бары мәктәп укучылары гына башкара. Сыерчыкның авылны үз итмәү сәбәбе бәлки шуңа да бәйледер? Сез ничек уйлыйсыз?

Ә фотода Күәм урта мәктәбе каршында тезелеп киткән каен агачларындагы сыерчык ояларын күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев