Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Җәй аномаль эссе булачак дип фаразлыйлар

Климатологлар 2010 елгы эсселекнең кабатланачагы турында кисәтә

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай ук 2020 елның иң эссе бишлеккә керәчәген 99 процент фараз белән әйтте.

А.И. Воейков исемендәге баш геофизик обсерваториянең өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Киселев «Мәскәү сөйли» радиостанциясендә әңгәмә барышында 2010 елгы эсселек кабатлану ихтималын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. .

Әмма ул мондый фаразларның узган елда да яңгыравын искәртте. Киселев аңлатканча, кайбер гидрометеорологик куркыныч күренешләр (җылылык, эсселек дулкыннары), статистика нигезендә, ешрак була, әмма һава торышын берәү дә төгәл фаразлый алмый.

Шулай ук климатолог искә төшергәнчә, 2019 ел - тарихта икенче иң җылы ел, ә 2016 ел — беренчесе булды.

2010 елның җәе күп кенә россиялеләргә аномаль эсселек белән истә калды, ул кайбер төбәкләрдә интенсив төтен таралу һәм урман янгыннары белән искә алына. Вакыт озынлыгы һәм нәтиҗәләре буенча, һава торышы аномалиясенең гасырлар дәвамында күзәтүләр тарихында аналоглары юк иде.

Элегрәк Океан һәм атмосфера тикшеренүләре буенча илкүләм идарәдә (NOAA) быелгы ел тарихта иң җылы ел булачак, дип белдергәннәр иде. Бу вакыйганың ихтималы, алар мәгълүматларына караганда, 75 процентны тәшкил итә.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай ук 2020 елның иң эссе бишлеккә керәчәген 99 процент фараз белән әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/society/27-04-2020/klimatologlar-2010-elgy-esselekne-kabatlanachagy-turynda-kis-t-5739073

С.Мингатина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев