Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Җылы якта кышлаучы кошлар туган якка юлны ничек таба?

Кошлар күп дигәндә берничә көн эчендә теләгән урыннарына барып җитә.

Кошлар — дөньяда иң мобиль җан ияләредер, мөгаен. Ашарга бетсә дә, көн салкынайтса да, яңгыр башланса да, алар тоталар да очып китәләр. Берничә сәгать, күп дигәндә берничә көн эчендә алар кая тели, шунда барып җитә. Тик кошлар ничек адашмый соң? Бу турыда фактлар сайтында аңлатыла.

Сәяхәтчеләр белә — юл табу өчен компас кирәк. Кошлар гына түгел, җәнлекләр дә сезонлы миграция вакытында ерак араларга күченә. Галимнәр аларның юл табу ысулын еллар дәвамында өйрәнә. Әлегә төгәл генә расланган аңлатма юк. Тик шулай да «компас» һәм «карта» механизмнары табылган.


Кошлар өчен компас — күктә кояш, йолдызлар торышы һәм планетаның магнит кыры. Магнит кыры, күз белән күреп була торган объектлар һәм исләр карта булып хезмәт итә. Шуларга карап, кошлар һава торышына да, аның үзгәрешләренә дә, ландшафтка һәм оча башлаган урынга да бәйсез рәвештә, кирәкле юлны табалар, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-02-2021/yly-yakta-kyshlauchy-koshlar-tugan-yakka-yulny-nichek-taba-5802103

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев