Әтнә таңы

Авыл сәхнәсендә – курчак театры

Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов кабат “мөгез” чыгарды дисәм дә, ялгышмам. Бу юлы ул яраткан тамашачыларына курчак театры тәкъдим итте.

Реклама

Курчак театры дигәч, бераз гына сагайтты үзе. Курчак­лар тотып сөйләү генә түгел бит, алар әле хәрәкәтләнергә дә тиеш. Бу артистларга икеләтә җаваплылык өсти – кулың белән телең бер үк вакытта эшләргә тиеш, гади итеп кенә әйткәндә. Моннан тыш та әле курчак театры сәнгатенең гади тамашачы күзенә күренмәгән әллә нинди нечкәлекләре бар – анысы режиссер белән артистларның үзләренә генә билгеледер, мөгаен...
Халык театры каршында оештырылган “Әкият курчак иле” театр студиясенең төп артистлары – Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары. Ренат Харис әсәре буенча куелган “Абай бабай аланы” спектакле дә бүгенге заман белән аваздаш. Әсәрнең төп геройлары – Нарый (Раяз Сәләхетдинов) белән Барый (Ислам Хәмидуллин) әти- әниләрнең, укытучыларның өйрәтеп, эш кушып торуларыннан, бигрәк тә телефонда уйнаудан тыюларыннан туеп, берәр җиргә чыгып китәргә карар кылалар. Юллары урман аша уза – биредә алар Абай бабай ( Ильмир Гарипов) аланына юлыгалар. Абай бабай – күп еллардан бирле үз аланында Шатлыкны (Илүзә Хәкимова) саклый. Бәла (Зөһрә Мөхәмәтҗанова) якында гына, җирне яуларга һәрчак әзер булып тора. Бабайның күп еллар йокламавын белеп алган Нарый белән Барый, аңа ярдәм итәргә теләп, аны бераз ял итеп алырга күндерәләр. Әмма Шатлыкны саклап тору аларны тиз туйдыра – малайлар аның белән уйнап алмакчы булалар. Аларны кисәткән Ябалакны (Альмир Хисмәтуллин) оясыннан алып, бәйләп ыргыталар. Ваемсыз балаларның җитди әйберләрне дөрес итеп кабул итмәве, артык наян булулары әздән генә аяныч нәтиҗәләргә китерми кала.
Спектакльнең төп эчтәлеге әнә шулардан гыйбәрәт. Аны һичшиксез, балалар бе­лән карау кирәк. Бу урында ба­лаларның уены турында әйтеп китү дөрес булыр кебек. Спектакльне караганда минем өчен Ислам Хәмидуллинның уены үзенә бер ачыш булды. Режиссер бу егетне табып, аның сәләтен ача алган – шунысы куандыра. Ә менә Нарый ролендәге Раяз Сәләхетдинов әйтерсең лә туганнан курчак театрында уйнаган. Хәер, бу егет бик кечкенәдән сәнгать казанында кайный. Бик тере, җанлы образ тудырган ул. Мин генә түгел, спектакльне караган һәркем бу фикер белән килешер. Гомумән, кызыклы, матур, игътибарга лаек спектакль бу.
Спектакль презентациядә катнашкан мәдәният, мәгариф бүлеге, театр әһелләре тарафыннан да бик уңай бәяләнде. Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллинның сүзләре аеруча игътибарга лаек. “Курчак театры – бик катлаулы сәнгать. Балалар, Рафис, Сезгә бик зур рәхмәт. Бу эш дәвамлы булыр дип бик өметләнәм. Театр чире йоккан сезгә – инде котыла алмыйсыз. Бу чирне башкаларга да йоктырырга кирәк – котыртырга кирәк, чирләтергә кирәк”. Һәм мин аның белән килешәм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: