Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

“Бахтиярым”

Нургалиева Фирая Мостафа кызы 1940 елгы.

Җырга кушып җырлыйк әле
Авылым Бахтиярны
Кая барсам, сагынып кайтам
Һич оныта алмыйм мин аны.
Балкып тора мәчетебез
Авылым уртасында
Азан тавышы көндез, кичен
Җиде төн уртасында.
Авылым минем бик күңелле
Яшеллек урамнары
Авылның данын күтәрә
Шул авыл уңганнары.
Авылымда өч чишмә бар
Агып тора сулары
Шуннан су алып кайтабыз
Яшел чирәм юллары

Бахтиярда узды минем балачагым
Шунда үтте яшьлек елларым
Йөрәгемдә мәңге истә калыр
Ялан тәпи йөргән урамым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев