Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Бәрәскәнең борынгы мәчетенә манара эшлиләр - фоторепортаж

Бу мәчет 1769 елдаТатарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетләрнең берсе.

Бу мәчетне Түбән Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага прошение белән бара һәм 1769 елда мәчет төзелә.

Борынгы таш мәчетнең төзекләндерелә башлавы хакында узган ел башында яза башладык. Бер ел дәвамында биредә бик күп эшләр башкарылды. Сез аларны да укып, фото-видеоларын карап бардыгыз. 

Бу мәчеттә азан яңгыраганын ишетү һәм анда намаз уку – җирлектә яшәүчеләрнең иң зур хыялы. Менә шушы хыялны тормышка ашыру өчен барыбыз да азмы-күпме булышырга тырыштык.

Нәтиҗәдә бүген борынгы мәчетнең тыштагы манарасы һәм  керә торган тамбур өлешләре эшләнә. 

Сөбханаллаһ, дип сөеник.  

Аида Фатыйхова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев