Бу гаиләдә беркайчан да балаларны үгиләргә һәм үзенекеләргә аермадылар
Иске Мәңгәр авылы сугышка 79 кешесен озатты, 69ына гына кире кайту насыйп булмады.
Әй ул көннәр!
Йөрәк - бәгырьләрне
Өзде инде, өзде гомергә.
Бу йөрәкләр ничек түзде икән
Калмаенча кара күмергә.
Халкыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Бу көннәрдә һәрберебез Ватаныбыз азатлыгын, бәйсезлеген саклап, сугыш кырларында көрәшкән һәм ятып калган, туган илгә әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны олы ихтирам белән искә ала, аларның батырлыгы, рухи аклыгы алдында баш ия. Сугыш!.. Нинди рәхимсез сүз. 1941 елның 22 июнендә башланган, 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында илебез 27,5 миллион кызын һәм улын югалтты. Сугышның һәр көне 7,5 мең, сугыш кырының һәр 2 нче метры 15 кешенең гомерен өзде. Илебездә яшәгән һәр 8 кеше сугыштан әйләнеп кайтмады.
Иске Мәңгәр авылы сугышка 79 кешесен озатты, 69 ына кире кайту насыйп булмады. Җиһан апаның сугыш кырында дүрт малае белән ире ятып калды. Бер гаиләдән - биш кеше. Ананың йөрәге ничек түзгәндер... Билгесез...
Ә безнең гаиләбезгә язмыш михербанлылык күрсәтте... Сугышка киткән Гаделшә бабам белән Габделхак абыема туган нигезләренә әйләнеп кайту бәхете насыйп булды.
Гаделшә улы Габделхак белән.
Язмышлардан узмыш юк икән.
- Галиябануым минем... Син тормышымның яме, терәге. Хәлләрегез ничек?- дип язды ул хатларын сугыш кырыннан. Гаиләсе өчен аның күңеле тыныч . Чөнки Нәгыймәсе сыер алган бит. Гаилә сыерлы булган.”Сыерлы кеше- сыйлы кеше,-” дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Абзарында сыер асраган кеше сөт, май, каймактан өзелми. Иң авыр сугыш елларында да сыер гаиләне ачлыктан саклап калган. Гаделшә зур югалтулардан , язмышның рәхимсез шаяруларыннан соң, ул янәдән бәхетле ир һәм ата иде. Бәхете өчен ул тулысынча яраткан хатыны - Нәгыймәсенә бурычлы .
Җиде баласын ятим калдырып үлеп китте аның Нәфисәсе. Игезләре Хәсән белән Хөсәен туганнан соң мәңгелеккә күзен йомды ул. Яңа туган сабыйлары , төрле яшьтәге 5 баласы белән олы юл чатында басып калды Гаделшә. Тормышның сынавы моның белән генә бетмәгән икән әле. Нәфисәсе артыннан сабыйлары –Хәсән белән Хөсәен гүр ияләре булдылар. Калган биш баласын саклап калырга, кеше итәргә кирәк аңа. Габделхакы, Зәйтүнәсе , Фәймәсе кул арасына керергә ярасалар да, Габделхае белән Әлфиясе сабый иделәр шул әле. Гаилә хатын-кыз , ана назына мохтаҗ иде.
Гаделшә дә төшеп калган ир затларыннан түгел бит.Тормыш йөген тартырга дәрманы җитәрлек ир уртасы . Ләкин иңгә-иң куеп, киңәшләшеп тормыш сөйрәргә , ятимнәренә ана булырдай затка мохтаҗ , бик мохтаҗ иде ул.
Хатыннарның төрлесен димләделәр аңа. Кайсы үзен генә кайгыртырга яратканга, кайсы балаларны үз итмәгәнгә, кайсы эш яратмаганга Гаделшә белән торып китә алмадылар. Тол ирнең өмете сүнде... Ләкин алда булган икән әле Гаделшәнең бәхетле көннәре. Ары авылыннан Нәгыймә исемле кызны димләделәр аңа. Нәгыймәне дә тормыш төрлечә сыный. Бала чакта чәчәк авыруыннан бер күзен югалкан кыз ,карт атасы белән буйдак абыйсының төп терәге булды. Колхозда пешекче булып эшләде. Бер күзле булуы аның бердәнбер кимчелеге иде. Ләкин сөйкемле ,тырыш, сабыр, уңган кызның бу кимчелеге күзгә бәрелеп тормады. Гаделшәгә дә ошады кыз. Биш куллап алырга риза иде. Ләкин өйдә көтеп торган биш баласы булганлыгын белсә, килер микән Нәгыймәсе? Бәлкем әйтми торыргадыр... Нәкъ шулай эшләде дә Гаделшә. Кыз алырга килгәч:
-Анда бала-чагаларны күреп куркып калма, минеке генә түгел, күршенеке дә булыр,- дип кенә әйтә алды. Тарантаска утыртып алып киткәндә Нәгыймәгә атасы сонгы нәсыйхәтләрен бирде:
- Балалары күп булса кайт кызым, азапланма. Йорт ишегем синең өчен һәрвакыт ачык.
Начар яшәмәделәр алар Гаделшә белән. Балалар да үз итеп :
-Әни! – дип өзелеп тордылар. Габделхагы табиблыкка, Зәйтүнәсе укытучылык укырга китте. Фәймәсе колхозга хисапчы булып эшкә урнашты. Нәгыймәдән Гаделшәнең улы -Габделбәр белән кызы - Раилә туды. Тормыш бер көйгә төште. Атна ахырында гаилә тулысы белән бер табын артына җыелды. Йорт эче шау-гөр килеп торды. Олылар кечкенә балаларны карарга булышты. Бигрәк тә кечкенә Әлфия Габделбәрнең бишеге яныннан китмәде.
-Үзем үстерәм дә кияүгә чыгам,- дип әйткәнен сагынып искә ала иде әбием.
Тормыш тәгәрмәче гел бер эздән генә тәгәрәр кебек иде... Ләкин 1941 елның 22 июне бу гаиләгә дә үзенең үзгәрешләрен кертте.
Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый.
Казан медицина институтынына укырга кергән Габделхак, сугыш башланганда беренче курсның йомгаклау имтиханнарын тапшырып йөрде. Соңгы экзаменын институт баскычында профессорга телдән тапшырып, үз теләге белән фронтка китә. Аны берничә ай артиллерия училищысында укыталар. Яшь егет артеллерия гаскәрләрендә лейтенант чинында сугышның алгы сызыкларында көрәшә. 1944 елда сугыш кырында снаряд кыйпылчыгы эләгеп, бер күзен югалта. Демобилизацияләнә.Ләкин өйгә кайтмый,Украина якларындагы артиллерия хәрби базасында солдатларны сугыш осталыгына өйрәтә. Туган якларына 1947 елда гына кайта.
Ә Гаделшәгә колхоз рәисе вазифасын йөклиләр. Сугыш кырында көрәшүчеләргә дә, тылдагылар өчен дә сынаулы көннәр башлана. “Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый ,“ ди татар халык мәкале. Хак сүзләр! Гаделшәне кулга алалар. Авылдагы “куштанның” район җитәкчесенә җиткергән күрсәтмәсе Гаделшәнең язмышында кискен борылышлар ясый. Сәбәбе районның баш мал табибы белән колхоз рәисе арасындагы телдән килешүне рәсмиләштереп өлгермәгәнлектән килеп чыга. Едагыча печән чабучыларны ашатырга сыер суярга уйлыйлар. Моның өчен брокавать иткән сыер да була. Район мал табибының:
-Син суя тор, документларын мин үзем раслармын- дигән сүзе белән эш башкарыла. Сыер суела, документларга табиб кулы куелганчы хәбәр югарыга башкача мәгънәдә җиткерелә. Гаделшә кулга алынып озатыла. Нәгыймәсе иренең кая җибәргәнлеген сораштырып эзләштерсә дә нәтиҗә булмый. Яшь хатын нәзер әйтә:
-Иремнең кайдалыгын әйтүчегә яки кайткан хәбәрен җиткерүчегә күлмәклек бирер идем,-ди. Ләкин белүче табылмый.
- Бөек Ватан сугышы елларында Мари АССРның Суслонгер саласында хәрби хезмәт лагеры урнашкан булган. Солдатлар да тоткыннар да була бу лагерьда.Гаделшәне дә мари урманнарындагы Суслонгер лагерына озаталар. Бу лагерь 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшли. Монда килүчеләрне тәмугъ көткән. Тирә-юньгә даны таралган лагерьны “Үлем лагере” дип атап йөрткәннәр. Биредә ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән меңнәрчә кеше үлә. Ниндидер сәбәпләр аркасында, бу лагерьларда үлүчеләрнең саннары да исәпкә алынмаган. “Без монда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең. Җилкә өстендә бүрәнәләр ташыган чакта иңбашлары суелып, канап бетә торган иде. Ярма салынган сыек ашны 5 кешегә бер савытка салып бирделәр. Нормаңны үти алмасаң, ул да эләкми. Бет турында сөйләп тә торасы юк. Коточкыч җәфалар күрдек. Күпләр бу михнәтләргә чыдый алмый мәрхүм булды,” — дип искә ала лагерьның ачысын татыган бабай.
Суслонгер лагере турындагы мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр яшерен булып исәпләнә. Тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев Суслонгер тарихы темасы белән кызыксына . “Кызганыч, Суслонгердагы кадрлы офицерлар ГУЛАГ системасыннан чыккан лагерь башлыкларына, күзәтеп торучыларга алышына. Алар лагерьда рәхимсез режим кертә. “Ашамлыкларның күпчелеген бу адәмнәр Казан, Йошкар-Ола базарларында җирле халыкка саткан. Аннан кергән акча лагерь башлыкларының кесәләренә китә торган була,”— дип сөйли тарихчы. 1943 елның ноябрендә Суслонгерга инспекция белән Климент Ворошилов килә. Лагерьның шундый хәлдә булуына гаепле кешеләр каты җәзага тартыла. Соңрак бу лагерь ябыла.
Суслангердагы авыр хезмәттән, ачлыктан бабам бетерешә. Үлем дәрәҗәсенә җитә.”Бу барыбер үләчәк”- дип аны агач төбенә сөяп калдыралар. “Чыкмаган җанда өмет бар,” -диләр шул. Гаделшәнең дә Суслонгерда җан бирәсе килми. Кемнәрнеңдер ярдәме белән ул Казанга кайтучы поездга утыра ала.Казанга җиткәч аны вокзалга кертеп калдыралар. Аягына да баса алмаган бабам вокзалда 3 көн куна. Кешеләрнең ярдәме белән ул әбиемнең апасы Гарифәгә хәбәр җибәрә ала.Гарифә апа ул чорда Казанда яши.Ул тиз генә килеп, Гаделшәне үзенә алып кайта һәм бер атна тәрбияли. Азрак хәл кергән бабамны уфалла арбасына утыртып, авылга алып кайта. Күлмәклек Гарифә апама эләгә инде. “Гаделшәне күрүгә күңелем сыкрады. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде.Тиз генә абзардагы бер сарыгымны суйдырдым, Көн саен шырпы тартмасы зурлыгындагы ит кисәге ашатып , кайнар шулпа эчердем. Бер ай дигәндә бабаем матурланып китте, аякка басты. Аякка басуга, Гаделшәне сугышка алып киттеләр”,дип искә ала иде әбием.
Авыр яшәде авыл халкы сугыш чорында. Колхозда хезмәт көненә эшләде, акча түләнмәде. Шулай да ул акчаны каяндыр табып, налогларны, заемнарны түләргә кирәк иде.”Фәймә колхозда хисапчы хезмәтендә булгач, налог кәгазьләрен тотты да кайтты.Аларга артыгы белән мәҗбүри бирәләр иде. Түләү минем өстә булды. Суелган сарыкларның ите түләүгә китте,баш-аяк,үпкә -бавырларын,эчәкләрен кадерләп ашарга пешердем. Габделхагым сугышта булса да бик зур ярдәме тиде. Ул вакытта сугышта офицер чинындагыларга хезмәт хакы түләделәр. Лейтенант Габделхакның хезмәт хакын Әтнә военкоматыннан алып бардым.
-Апа яшь булса да лейтенант үстергән,- дигән сүзләре мине канатландырды. Мин улым белән горурландым. Иш янына куш булды.Ничек итсәм иттем, җыелган акчаларга Казан базарыннан арык кына бер сыер алып кайттым.Сыерымны күргәч, авыл халкы көлде:
- Җанын да саклый алмаячак бит сыерың, кая сөт бирсен бу,-диючеләр дә табылды . Габделхаема рәхмәт ,бергә-бергә тәрбияләдек. Сыер көрәйде,мул сөт бирә башлады. Маен ,эремчеген Казан базарына барып саткалап кайта идем. Яшисе бар, түләүләр күп. Сыерын мина саткан кеше яныма килеп сораштырып торды . Аның сыеры биргән нигъмәтләрне күреп исе китте. Сере гади:сыерның сөте- телендә шул.Сату итүләр дә бер дә җайлы булмады.Караклар бик күп иде.Үз гомеремдә каракларга бер кадак маемны урлаттым “ ,дип әбиемнең сөй-
ләп калдырганнары хәтердә.
Гаделшә бабама да сугыш кырыннан исән-сау килеш кайту бәхете эләгә. Тормыш үз кысаларында дәвам итә. Габделхак укуын дәвам итеп табиб һөнәр үзләштерә, профессор дәрәҗәсенә ирешә.
Тире авырулары буенча профессор Нуриев
Фәймә тормышка чыгып, Таҗигистан якларына юл ала. Зәйтүнә гаилә корып, Әтнә мәктәбендә математика фәненнән укыта. Габделхай мал табиблыгы һөнәрен үзләштерә. Фән кандиданты дәрәҗәсенә күтәрелә. Әлфия дә Казандагы 2 нче интернат – мәктәптә тәрбияче булып эшкә урнаша. Габделбәр,Габделнур туган авылларында терлекчелек тармагында ферма мөдире, эретеп ябыштыручы булып эшли. Раилә – инженер һөнәрен үзләштереп Украина якларына яши.
Ир кеше үз гомерендә малайүстерергә, агач утыртырга, йорт төзергә тиеш дип әйтәләр. Гаделшә бабам барысын да үтәгән.
Һәр елны Каенсар урманында гөрләп Сабантуе уза.Сабантуе мәйданына кергәндә сезне төз, мәңге яшел нарат егетләре каршы ала.Бу нарат егетләре- бабам истәлеге. Сугыштан кайткач, Каенсар урманында каравылчы булып эшли ул. Ә нарат агачларын 1946 елда утырта. Шулай ук “Чулпан” пионерлагере янындагы наратлар да бервакытта утыртыла. Шул наратларга карап, бабамның кул җылысын тоясың кебек. Ирексездән күңелдә шигрый юллар туа.
Кеше китә, эзе кала
Маяк булып калган буынга
Оныклары сагынып искә ала
Бер горурлык белән бүген дә.
Габделхак абый оныгы Булат белән.
Габделхак, Ибрагимов Госман(дусты, авылдашы, ветиран укытучы).
Тормыш иптәше- Рәйсә блән.
Казан 1980 ел 9 май.
Гаделшә бабам 1978 елның декаберендә вафат була. Аның 8 баласы да дус, тату, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәделәр.Әбием, Нәгыймәне дә олыладылар. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчләре белән хәл белергә кайттылар.Үзләрендә кунак иттеләр. Авырганда тәҗрибәле табибларга күрсәтеп дәваладылар. Мондый олы хөрмәт әбиемнең тәрбия нәтиҗәсе.Үзе дә тырыш, булдыклы, кешелекле, авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакытта гади һәм тыйнак булды. Беркайчан да балаларны үгиләргә һәм үзенекеләргә аермады.Тигез күрде. Бары да, югы да уртак булды. Балалары кайтканда мич ризыкларын пешереп,самавырын куеп, кайнар ашы белән каршы алды. Бу дуслык аларның оныклары арасында да дәвам итә. Тормыштагы шатлыклар да, кайгылар да аларны ныгырак берләштерә. Килеп туган проблемалардан чыгарга ярдәм итешәләр. Еллар барган саен туганнарың синең өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын тирәнрәк аңыйсың.Туганлык җепләрен саклыйсың.
Уларны уйлап, уйга чумдым.
И, Ходаем! Без нинди рәхәт, матур, тыныч тормышта яшибез икән.
Белегез - бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен бик күпләрнең каны коелган, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу тормышның ямен белеп яшик, кешеләр!
Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булырбыз,лаеклы кешеләр тәрбияләрбез.
Әтнә муниципаль районы
Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү
мәктәбе укытучысы Нуриева Нурания
Габделбәр кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев