Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Гасыйм Лотфины искә алып

Гасыйм Лотфиның исеме күбебезгә башлангыч сыйныф дәреслекләреннән таныш.

Миләүшә Хафизова, Иске Өҗем төп мәктәбе укытучысы                                                  
Кызганычка каршы, татар халкына хезмәт иткән милләттәшләребез арасында йолдыз булып балкыганнары белән беррәттән, әллә ни күзгә ташланмый иҗат итүчеләре дә, хаксызга онытылганнары да шактый. Әдип, галим, журналист, публицист, педагог Гасыйм Лотфины мин соңгылары рәтенә кертер идем. Ә бит үзе хезмәт куйган кайсы гына өлкәне алып карама,  шактый гына саллы әдәби һәм фәнни мирас калдырган ул. Шуңа күрә дә бу мәкалә Гасыйм Лотфиның тууына 120 ел тулган көннәрдә аны искә алу, әдәби иҗаты белән таныштыру максатыннан язылды.
Гасыйм Лотфи 1900 елда Әтнә районы Иске Өҗем авылында туган. “Безнең авыл да, Кушлавыч кебек тау башында ук булмаса да, калкулык сырты буйлап сузылган ич. Ә аның татлы салкын чишмә суын эчсәң, бөтен арыганнарың онытыла”, – дип яза ул үзенең истәлекләрендә. Һәр авыл баласы кебек, яшьтән крестьян эше эшләп үскән ул. Үзе, балачак елларын сагынып, мәктәп укучыларына язган хатында: “Туган илемнең иң кадерле бер кисәге булган авылымны – Иске Өҗем авылын бик сагынам.  Инештә су керенеп, бозау киртәсендә  чүрәкәй уйнаган чакларым бик еш төшемә керә”, – ди.
“Бик яхшы, яхшы, уртача, начар, бик начар яшәүчеләр бар иде ”, – дип яза автор туган авылы кешеләре турында. Авылның кешеләре дә бертөрле генә түгел: күпчелек – бер атлы, бер сыерлы, үз икмәген тартып-сузып яңага җиткерүче урта хәллеләр. Тагын көздән язга кадәр читтә эшләп кайтучы “орынбурчылар”; икмәге ашарына җитмәгән “җилкапкалы байлар”;  Ногман, Фазылҗан кебек үз акчаларына мәчет, мәдрәсә тотучы сәүдәгәрләр авылы бу.
Гасыйм Лотфи башта авыл мәктәбендә укый.  Иске Өҗемдә 1894 елда ике катлы мәчет, 1909 елда мәктәп салына. Алар авылның зур бае һәм мулласы Фазыл Рәхмәтуллин (күренекле галим Рәшит Рәхмәти Аратның бабасы) тарафыннан финанслана. Әлеге мәктәптә Фазыл хәзрәтнең улы – Казандагы  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Абдулкасыйм Рәхмәтуллин укытучы булып эшли.
“Боз кузгалды” автобиографик повестенда Гасыйм Лотфи яңа мәктәпнең салыну, эшли башлау чорларын яктырта. Абыстайда һәм Аксак шәкерттә укыр­га-язарга өйрәнгән малай өчен анда яңа офык­лар ачыла. Мәктәп башта ук яңача укыту өчен салына, берничә авыл картының каршы килүенә карамастан,  ул уңышлы гына эшләп китә, чөнки мәктәп хуҗасы Фазыл Рәхмәтуллин дөньяви белем кирәклеген яхшы аңлаган кеше була.
Мәктәптә көрсиләр, кара такта, стеналарда карталар, табигать күренешләре сурәтләнгән картиналар була. Укучылар грифель тактага да, кәгазьгә дә язалар. Мәктәптә  дин дәресләре белән беррәттән, татар теле, гыйльме хисап (арифметика), җәгърәфия (география), нәбатат гыйлеме (биология) укытыла. Беренче дәрес Г. Тукайның “Туган тел” шигыре белән башланып китә. “Телләр бары да бик әйбәт, – дип сөйли балаларга укытучы. – Кеше телләрне никадәр күбрәк белсә, бу аның кадерен шулкадәр арттыра. Ә туган тел – шушы телләрнең барысына да ачкыч”. 20 нче йөз башында ук Тукай шигырьләре  әнә шулай мәктәп дәреслекләренә кертелгән була инде.
Ә 1913-1918 елларда Гасыйм Лотфи атаклы Кышкар   мәдрәсәсендә укый.  Үз гомеренең бу чоры турында ул  “Кышкар мәдрәсәсенең соңгы еллары” мәкаләсен яза, анда  әлеге атаклы белем йортының укыту сис­темасы белән таныштыра. Шунда алган белеме белән 1918 елдан 1926 елга кадәр төрле авылларда укытучылык итә. 1920-1921 елларда, укытуыннан бүленеп, Казанда берьеллык педагогик курсларда укып кайта. Аның Олы Мәңгәр авылындагы Яшьләр мәктәбенең беренче директоры булуы да билгеле. 1926 елны Гасыйм Лотфины Казандагы Көнчыгыш педагогия институтының филология факультетына укырга җибәрәләр. 1926-1928 елларда ул шунда белемен күтәрә. 1937-1941 елларда Казан дәүләт университетында укый. Ләкин укуы өчен түли алмаганга, тәмамлый алмый. Аннан соң төзелеш, ветеринария һәм кооператив техникумнарында, Партия-совет мәктәбендә укыта. 3 ел Сукырлар мәктәбендә эшли. 1941 елда сугышка алына. Әмма 2 ай запас армия­дә булганнан соң, хезмәткә яраксыз дип табыла. Бригадир булып төзелеш батальонында, Калинин исемендәге 144нче заводта эшли. 1943-1949 елларда ТАССР Мәгариф министрлыгында инспектор. Соңыннан “Совет мәктәбе” журналы редакциясенә күчеп, 1949- 1960 елларда (пенсиягә чыкканчы) шунда әдәби редактор булып эшли. 1991 елның 3 июнендә вафат була һәм Казанда җирләнә.
Гасыйм ага үзенең бөтен гомерен мәгариф эшенә багышлый дисәк, һич ялгыш булмас.
Аның  әдәби иҗаты да балаларга белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Гасыйм Лотфиның беренче хикәяләре 1920 еллар ахырында “Безнең юл”, “Мәгариф”, “Ярыш”, “Башлангыч мәктәп” журналларында басыла башлый.  Әдипнең балалар әдәбиятына бәйле мәкалә һәм рецензияләре дә газета-журналларда, күмәк җыентыкларда даими рәвештә күренеп килә. Гасыйм аганың үз әсәрләреннән генә торган уннан артык китабы бар.
Гасыйм Лотфи – күпкырлы шәхес-әдип, тәрҗемәче, журналист булган. Әмма ул – беренче чиратта, укытучы, педагог-галим. Белем алуның төрле этап­ларын: бер шәкерттә өйдә укудан башлап, авылдагы җәдит уку йорты, Кышкар мәдрәсәсе, рус теле  һәм педагогия курслары, Педагогия институты, ахыр килеп, Казан университеты мәктәбен үтә ул, алардагы укыту системасы белән яхшы таныш була.
Гасыйм Лотфи өч ел Сукырлар мәктәбендә эшли. Нәкъ шул чорда “Сукырлар өчен әлифба” (1947) төзеп бастыра. Күрмәүчеләрне татарча укырга өйрәтү өчен, Брайль системасы белән эшләнгән беренче уку әсбабы була ул.
Гасыйм Лотфи дәреслекләр төзү белән бергә методик кулланмалар да әзерли.
Җыйнап әйткәндә, Гасыйм Лотфи күпкырлы иҗат кешесе булган. Укытучы, дәреслекләр һәм методик кулланмалар, балалар өчен язылган гаҗәеп кызыклы хикәя, шигырь һәм повестьлар авторы, тәрҗемәче, журналист буларак, ул гомере буе татар мәгарифенә хезмәт иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев