Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Ике бит кәгазьдә күпме язмыш...

Гөлнара Шаһиева, шифаханә ветераннар советы рәисе

Дәүләт архивыннан алынган медицинага кагылышлы материаллар арасындагы 2 документ мине бик тетрәндерде һәм уйландырды.
Беренчесе – 1921 елгы Арча контонына караган Сәламәтлек саклау бүлегенең документлар туп­ланмасына кергән 875 номерлы белешмә иде.  
«Арча кантисполкомына.
Арча кантздравы кантис­полкомга шул хакта хәбәр итә: Мәңгәр волосте Утар Аты авылы кешеләре Арча сов.больницасы врачы ип.Сомов тарафыннан каралып, түбәндәгеләрне хәбәр итә; 2 йортта гражданнар суда пешкән хайван тиресе, 10 йортта ипи начар сыйфатлы (салам катыш), 13 йортта ипи бөтенләй юк, 13 йортта ипи имән чикләвегеннән пешерелгән, 1 йортта төелгән юкә кайрысы белән тукланалар. Шулай  итеп Утар Аты кешеләренең суррогатлар белән туклануы һәм аларның сәламәтлекләренә зур зыян салынасы бәян ителә. 1921 елгы Идел буендагы каһәр суккан ачлык меңләгән-миллионлаган кешенең гомерен өзгән, халыкка күпме ачы хәсрәт алып килгән.
Икенче кәгазь бите – 1943 елгы документлар арасына бик яхшылап тегеп куелган 1 хат игьтибарымны җәлеп итте. Менә ул хат.  
Авторы (кем икәнен бәлки берәр кеше таныр) ипи белән кыенлыкларга ачынып яза. (600 гр. урынына 400 гр. гына бирәләр, дип).
Ипи, ипекәй! Икмәкнең чын кадерен ачлык газабын үз башыннан кичергән өлкән буын гына беләдер. Авыл өчен кибеттә ипи озак вакытлар дефицит товар булып торган. Без үскәндә дә авыл кибетендә әле ипи сатылмый иде. Әни зур күәс чиләгендә камыр басып, 2 көн саен 1әр мич ипи сала торган иде. Ипи пешкәнче ашый торсыннар дип әни ипи камырыннан тиз генә тәбикмәк кыздырып бирә. Аннары ул кабарган камырны күәс чиләгеннән алып, сырлы-сырлы ипи савытларына салып чыга, бераз камыр күтәрелгәч мичне томалап ипиләрне кызу мич төбенә тезеп чыга, мич капкачын ябып куя. Бераздан өй тирәсендә урамда хуш исен бернәрсә белән дә бутап булмый торган ипи исе тарала…
Пешеп чыгу белән әни ипине зур-зур телемнәр итеп сындырып (кайнар ипине пычак белән кисә алмыйсын – ул аңа ябыша) безгә бирә. Шул ипинең өстенә булса – каймак, булмаса – шикәр комы сибеп жибәрәсен дә уйнарга чыгып чабасың. Ул чакта син иң бай һәм бәхетле кеше бу дөньяда. Синең ипи алып чыкканны урамда дус-ишләр көтеп тора. Аларны сыйламыйча ни йөзең белән үзең генә ипи ашап тормак кирәк! Әлбәттә, һәркемгә өлеш чыга, я сындырып, я тешләтеп булса да.
Өйдә ипи бетсә (ә без 5 бала, барысы 7 тамак), әни «Бар, кызым, фәлән-фәләннәрдән әҗәткә ярты ипи сорап тор», дип мине – баш баланы йомышка йөгертә. Күрше апа, ипиен чиста тас­тымалга төреп, бик кадерләп сиңа тоттыра. Ипи салган көнне үк, кайнар килеш, әҗәтне тиз генә кертеп бирәсең. Хәер, ул заманда күршедән әйбер сорап тору гадәти хәл иде.
Әтнәдә 90нчы елларда да әле ипи проблемалы ризык иде.Чөнки аны алу өчен эштән кайтканда су буе чират торырга кирәк. Кече Әтнә Нурания апаның шул елларда ипи сатканы истә калган. Ипи кибете аптека янәшәсендәге бинада иде. Ипи ул вакытта бик арзан, 16 тиен. 1 сумга 6 буханка ипи тия, әле 4 тиен «сдача» да кала. Анысына 4 кап шырпы тия.
Хәзер инде Аллага шөкер, без бик мул заманда яшибез. Кибетләр дә чат саен, ипинең дә ниндие генә юк – агы, карасы, төрле формадагысы, әллә нинди диетик ипиләр. Хәтта чүпрәсез ипиләр дә керде модага. Әле адәм баласы карап, сайланып йөри – иске түгелме, сос­тавы нинди.
Ипи өстәлгә менгәнче игенчегә ай-хай күпме көч куярга, маңгай тирен түгәргә кирәк. Хәзерге буынның икмәккә карашы да бөтенләй башка. Җирдә, я чүп савытында ипи кисәге күрсәң дә, бала-чаганың валчыгын коеп ашап йөргәненә дә безнең буын кешесенең әле йөрәге әрнидер.Чөнки безне ипи-ипекәйне хөрмәт итәргә, олыларга, кадерләргә өйрәтеп үстерделәр. «Ипидер, ипи тотып ант ит!» – дигән сүзләр үзе генә дә ипинең никадәр өстен булуын, кадерле икәнен күрсәтеп торган, икмәккә булган кадер-хөрмәт безнең бүгенге тормышыбызда һичкайчан кимемәсен. Аллаһы Тәгалә киләчәк буыннарга, балаларыбызга, оныкларыбызга ачлык хәсрәтен мәңге күрсәтмәсен! И, Раббым, кабуллардан кыл!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев