Исәп-хисап остасы яки барлык тавык әтәч була аламы?
Күлле Киме авылында яшәвебезгә дә инде ярты гасыр булып килә икән.
Саймә Сабирова, Күлле Киме ветераннар советы рәисе
Шушы авылда туганнар, әмма минем кебек 16 яшьтән туган яклары белән саубуллашып, чит төбәкләрдә танылганнар күп алар.
Ә шулай да халыкта туган ягына игелекле хезмәтен күрсәтүчеләр аерым хөрмәттә. Очраклы гына рус халкы «Где родился, там и пригодился», димәгән.
Шундыйларның берсе Насыйбуллина Венера 1940 елның 1 апрелендә Күлле Кимедә крестьян гаиләсендә туган. Ике апасы бар. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә, аңа нибары бер яшь була. Ир-атсыз калган хуҗалыкны ни дәрәҗәдә тарту авырлыгын искә ала Венера апа, әмма: «Ач итмәде әни; сыер, сарык, тавыклар тоттык. Әни фермада бозау карый. Без әби карамагында. Әти белән бергә аның 2 энесе дә сугыш гарасатына эләгә. Әти (1942 елның 28 февраленда һәлак, Тверь өлкәсендә җирләнгән) белән Хәлиулла абый (сугышка кадәр данлыклы Фатыйма Садыкова белән бергә Сөрдедә укыткан) яу кырында ятып калалар (исемнәре «Хәтер» китабында)». Сугыш вакытында чарасызлыктан Разыя апа бозавын суя. Районнан вәкилләр килеп шелтә белдерә, ләкин тол хатын нык тора: «Балаларымны ачлыктан үтермим, аталары сугышта, монысы беткәч, сыерымны да суям. Атсагыз атарсыз». Күршеләре Мәсүфә апа сугыш бетү шатлыгын уртаклашырга боларга йөгерә: «Разыя, сугыш беткән!». Әнисе кырт кисә: «Бетсә беткәндер, безнекеләр юк инде». Венера апа 1947 елны Күлле Киме мәктәбенә укырга керә. Өс-баш ямаулы, аякта чабата. Яз көне агач күтәрмә шул чабатада. Шунысы истә аның: мәктәптә ашаталар. Сугыштан соңгы тормыш та тол хатын гаиләсендә тиз генә җайга салынмый: «Сарык йоны алып ятканда 300 сум заемга кул куйдырдылар. Ул гынамы әле. Ел саен хуҗалыктан 3 центнер бәрәңге, 100 күкәй, 44 килограмм ит, 3 килограмм йон тапшырырга кирәк. Бака Лотфулласы маридан сыер алып кайтып, күмәкләшеп, без дә исемлеккә акча кертеп, ит взносын түләдек. Заманында ике сарыктан артык сарык тотмау чоры да булды. Безнең өч сарыктан икесе генә калырга тиеш. «Хәйруллага кабер сәдакасы биргән юк иде, сәдака булыр сарыгым», – дип нәфрәтләнде әнием».
Беренче класска укырга кергәндә ярлы гаиләгә укытучы Миншәрәф Фазылҗанова ярдәмгә килә. Венерага китабын, дәфтәрен, сумкасын хәстәрләп бирә. Дәфтәр дигәндә, юк инде ул вакытта, юк. Гайсина Мәймүнә апа укытканда, төрле битләрдән дәфтәр тегеп бирә аңа: шакмаклысы да, юллысы да бергә. Кечкенә Венерага бу бер дә ошамый: ничек инде шушы дәфтәргә язып, «матур язу» була ала? Китапка да кытлык бит әле. «Укытучы сөйләгәнне язып бара идем», – дип искә ала Венера апа. Математикага сәләтле була, урта мәктәпне тәмамлагач та, табельщица (хисапчы) итеп колхозга алалар, ә 1964 елны 5 айлык экономистлар хәзерләү курсына җибәрәләр. 1968-1970 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый. Пенсиягә чыкканчы (1997ел), шушы хезмәтен башкара. Яратып башкара. Аның тәҗрибәсен өйрәнү йөзеннән, Арча районы экономистлары өчен семинарны (1975 ел) нәкъ безнең колхозда оештыралар: «Һәр эшнең үз тәртибе бар. Бигрәк тә исәп-хисап эше төгәллек сорый. Син теләсә кайсы вакытта тиешле санны документ нигезендә расларга, бу эштән егерме ел үткәнме, утызмы, тиз арада табып бирергә тиеш. Хәзер, сүзсез, компьютерлар нигезендә теләсә нинди мәгълүматны җайлы табып була. Без эшләгән чорда бу мөмкин түгел иде. Минем кәгазьләрем биш еллап каклап куелган, ничәнче елгы документ кирәк (кырык еллык мәгълүмат), тиз генә аны барлый идем». Искә төшерик әле: берәр кәгазь кирәк булса, ничә тапкыр оешмалар бусагасын таптыйбыз? Шулай шул, тиз генә таба алмыйлар: я кешесе юк, я сиңа кирәк ел теркәлмәгән дә әле. Венера апа дәвам итә: «Көн саен һәр ферманың күрсәткече тутырыла, комбайннарныкы. Алар экономик картага теркәлә. Стена газеталары чыгарабыз. Төп хезмәтеңнән тыш өстәмәсе дә җитәрлек. Бер елны бодай сугу кар астына калды. Комбайн алдыннан бодайны кардан кагабыз, шулай итеп суктырдык. Җыелышларга бару да бер әҗәл. Очраклы машина өстендә җилфердәп әрҗәдә барасың, ул очраса әле… Җәяү киткән вакытлар күп булды. Берсендә җыелышка соңга калдым. Сибгатуллин әйтә: «Насыйбуллинага «4» бүген». «Юк, «5»! Таң тишегеннән ничә чакрым җәяү килгән кеше мин», – дип җавап кайтардым. Ике көн кайттым җыелыштан, кайткач, утырып еладым, матур булып күренәсе килеп, икенче майда инде галош киеп булмый, туфли кидем, ул аякны сөяккә кадәр кырган, аяк киеме кан белән тулган иде».
«Алга» колхозында уздырган районның сукачылар ярышын да хәтерли Венера апа: «Сукачы Камалиев тракторист Сираҗиев Салихта эшли. Үзе кечкенә, үзе тырыш. Әтнәдән килгән Хабибуллина Разыя («Кәҗә» Разыясы) җитәкчелеге астында комиссия карый эшләрне. Тегеләй диләр, болай. Шулай да тырыштым, безнең Камалиевны беренче урынга чыгардым, ул аңа лаек иде».
Әйткәнемчә, экономист булып тәхеттә генә утырмаган ул. Сыер савучылар килгәнче вагонда йоклаган көтүчеләрне уятып, вагонга ягып, аларны көтүгә озатканнар, контроль савулар уздырганнар. Чеби асраган вакытны да яхшы хәтерли Венера апа: «Чебиләрне Кәримә Батталова, Батршина Гөлбикә апалар карый. Без дә дежур торабыз. Җәфалады ул чеби.
Бер ветеринар дустым киңәше белән финанс план төзегәндә, 1 гыйнварга барлык тавыкны әтәч итеп керттем.
«Ничек шулай була инде ул?» – диючеләр дә булды. Ләкин мин чигенмәдем. Котылдык без чебиләрдән. Башка безгә ул «җанварларны» бирмәделәр».
Эшләү дәверендә бер тапкыр да больничныйда булмаган Венера апа: «Күп вакыт эшем өйгә кайта. Ул вакытта исәп-хисап төймәле агач счётлар белән алып барыла. Аның тавышына төне буе әни дә йоклый алмый иде. «Пенсиягә чыккач, бер рәхәтләнеп йоклар идем», – дип хыялланган чак күп булды. Колхоз җитәкчеләре Венера апа хезмәтен югары бәяли: «Венера апа пенсиягә киткәч, аны алыштырырдай кеше булыр микән». Аның кадәр төгәл кеше булмас кебек тоела җитәкчелеккә. Мин Венера апаны кул кушырып утырганын хәтерләмим. Элек «Душига» җиләккә барсаң, аны күрәсең. Ул печән әзерли кәҗә, сарыкларына. Ялгыз, бер кемгә дә ялынмый, печәнен күтәреп ташый. Хәзер тавык кына асрый инде. Аллаһ Тәгәлә аны сәламәтлектән аермаган, яраткан колы иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев