Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

"Казан арты-Әтнә төбәге"

Халикова Йолдыз Динарт кызы (18 яшь, Күшәр авылы) "Казан арты-Әтнә төбәге" дигән конкурына.

Кем генә яратмый икән дә, кем генә көтми икән ул яз айларын. Күңелләрне назга төреп, йөрәкләргә мәхәббәт ялкыны өстәп, табигатьне гүзәллеккә күмеп килә ул яз. Яз ул – бәйрәм. Ә күпләр өчен яз, шул исәптән минем гаиләм өчен дә икеләтә бәйрәм. Яз белән бергә безнең илебезгә, гаиләбезгә Бөек Җиңү көне килә. Шатлыклы бәйрәм булса да күпләр бу бәйрәмне күз яшьләре белән каршы ала, чөнки бик күп югалтулар, бик күп корбаннар сораган Җиңү көне ул...

Мәйданнарда һәйкәлләр...

Байрак үбеп, тезләнеп ант итүче сугышчы сурәте...

Газиз улларын сугышка озатып җибәргән, инде кайтмаслыгы турында хәбәр килсә дә, авыз читен яулыгы белән каплап, уллары, ирләре исән – сау кайтсыннар дип пышылдагандай, башын иеп басып торучы кайгылы ана сыны...

Ә каршыда мәңге сүнмәс ут ялкыннары җилферди. Бу – Хәтер уты. Кайтмый калганнарны мәңге онытмаска чакырып торучы Хәтер уты...

Планетабызны, Җир шарын фашизмның кара сөременнән коткарып калганнарның якты истәлеге булып сүнмәс ут яна... Хәтер уты миллион корбаннар бәрабәренә яулап алынган азатлыкның кыйммәтен, кадерен һәрчак белеп, бәяләп торырга, үз-үзләрен аямыйча көрәшкән, безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен гомерләрен биргәннәрне онытмаска чакыра...

Безнең гаиләдә бу көнне икеләтә бәйрәм: беренчесе карт әбиемнең Бөек Ватан сугышында булып, авырлыклар аша Җиңү белән туган ягына әйләнеп кайту булса, икенчесе карт әбиемнең: “ Җиңү көнедә тусын бернче оныгым, җиңүче булсын!” дип, тели – тели Аллаһыдан сорап алган оныгы, ягъни минем әтиемнең туган көне. Әбиемнең инде олыгая башлаган оныгын: “Минем Җиңү көне бүләгем ул” - дип иркәләве әле дә булса күз алдымда. Карт әбиемнең арабыздан китүенә 8 елдан артык вакыт узсада, без аның Җиңү бәйрәмен, гаиләбездә гореф – гадәткә кергән йола кебек 9 нчы май көнне бәйрәм итәбез. Бер бөртек карт әбием миңа шундый зур гаилә бүләк итеп калдырган. Аның тормышын дәвам итүче, бердән – бер улы - минем газиз дәү әтием. Дәү әтием белән дәү әниемнең өч баласына без тугыз онык. Иң олы онык тормышка чыгып дәү әтиемне оныкчык белән дә куандырды инде. Дәү әти үзе: “Сез минем бәбчекләрем, минем өчен сез унбер”- дияргә ярата. Үзенең олы оныгының ирен дә ул оныклар исәбенә кертә, бер туганнарсыз үскәнгәдерме дәү әтиемнең күңеле киң. Аның йөрәгендә һәрбер баласы, һәрбер оныгы, оныкчыгы өчен урын бар. Гаиләбез тату, кунакчыл. Эшләнәсе эшләр, уздырыласы бәйрәмнәр күмәк булып, карт әбиемнең төп нигазендә, дәү әтием өендә уздырыла.

Мин үземне бик бәхетле бала дип улыйм, чөнки миңа карт әбиемнең киңәшләрен, аның истәлекләрен тыңлап үсү насыйп буды. Әнием мин тугач, минем белән өйдә озак ял итмәде, тормыш мәшәкатьләре баскандыр эшкә чыгып китте. Без карт әбиемнәрдән читтә яшәсәк тә, әби безгә килеп мине тәрбияләргә булышты. Бакчага барганчы мин әби куйнында үстем. Бакчада йөргәндә дә шул әби карамагында идем мин. Үсә төшкәч әбидән сугыш

истәлекләре белән уртаклашуын үтендем. Әби сөйләгәннәрдән: әбием Халикова Гөлчирә Зәкәрия кызы 1923 нче елның 8 нче августында дөньяга килгән. 4 класс уку гына насыйп булган аңа, латинча язганнар, ә рус хәрефләре белән язарга үзлегеннән өйрәнергә туры килгән. Кечкенәдән колхоз эшендә булганнар, яшьтәшләре белән үгез җигеп басуда тырма тырмалаганнар, көлтә бәйләгәннәр. Сугыш башланганда әбиемә әле 18 тулмаган булган, ләкин шуңа да карамастан, аны кызамык белән авырган апасы урынына (ул вакытта кеше саны кирәк булгандыр инде) аны торф чыгарырга, урман кисәргә җибәргәннәр. Авырлыкларга түзә алмыйча күпләр үзләренә үлем теләгән, күпләр качып кайтып киткән. Ләкин фашистларның халыкны утта яндыруын, тереләй җиргә күмүен ишеткәч күпләр бу хезмәтләрне башкарырга үзендә көч тапкан. Авырлыкларга бирешмичә әбием туган йортына инде өлгергән кыз булып кайтып керә. Әнисенең кайнар ашлары, җылы куены белән озак юанырга туры килми аңа. 1943 нче елны военкоматта комиссия торгызып Мәскәү өлкәсенең Сталиногорский шәһәренә җибәрәләр. Сугыш булып үткәннән соң калган җимерекләрне, военный заводны төзекләндерүдә катнаша ул. Монда эшләгәндә баракларда торганнар алар. Бараклардан ерак түгел окоплар булган, немецлар күперләрне шартлатканда шул окопларга төшеп кача торган булганнар. Исән калуларына, окоптан чыгып баракларына кайтканда үзләре дә ышанып бетә алмаганнар. Көне буе эшләгәннәренә 700 гр. икмәк, кычыткан шулпасы биргәннәр аларга. Авырлыкларга түзә алмыйча качып китүчеләр дә булган, андыйларны төрмәләргә япканнар.

...Әмма ләкин дөньяның кайчак озак кына тынып торган чаклары да булган. Атналар буе күк йөзе буш, кояш та йолдызлар гына, дошманның бер генә самолеты да өсләренә ажгырып килеп чыкмаган, тик бик сирәк кенә, бик биектән немецларның безнекеләр “рама” дип атаган разведка самолеты гына, тилгән шикелле каранып узган, - безнең зенитчылар күп вакыт аңа ут та ачып тормаганнар. Мондый чакларда әбиемнәр акрын гына җыр сузып ертык – сүтекләрен теккәннәр, чолгауларын салкын суда юып киптергәннәр, аулак урын табып өйләренә хатлар язганнар... Мин үсә төшкәч әбием тагын бер серен ачты миңа. Ул шунда үзенең мәхәбәтен очраткан. Мәхәббәт! Кемгә кайчан, ни рәвешле килә ул? Күбәләктәй җилпенепме? Тулпардай ярсыпмы? Кояштай елмаепмы? Монысы билгесез. Мәхәббәт сугыш кырында да йөргән икән ләбаса. Сугыш вакытында артык хисләргә бирелеп булмаса да, яшьлек үзенекен итә, очрашканда матур гына аралашалар, сугыш беткәч кавышулары турында хыялланалар. Әбиемә сөйгәне: “Юлларыбыз аерылса да, мин сине эзләп табачакмын, үзем белән Башкортстаныма алып китәчәкмен” –дип вәгъдә бирә. Ләкин...

1946 нчы елны, звод үз көченә эшли башлагач, (сугыш беткәчтә түгел) әбине туган ягына кайтарып җибәрәләр, ә сөйгәне әле ул якларда кала. Башта хатлар алышып торалар, ә аннан кисәк кенә хат килүдән туктый, әбиемнең яшьлек мәхәббәте хәбәрсез югала. Ул егетнең язмышы ни белән төгәлләнгәнен, егетнең әти-әнисенә хат юллап белергә тели, чөнки бер хатында: “Мин кисәк югалсам, минем хакта менә бу адрес аша әниемнәрдән

белешерсен” дип язган була сөйгәне. Әбигә җавап хатында, сөйгәненең хәбәрсез югалуы, шулай булса да, безнең улыбыз яраткан кыз син, безнең янга килеп булса да кит, аны күргән кебек булырбыз дип егетнекеләр әбиемне чакырып язалар. Әбием карт, авыру әнисен ташлап чыгып китүне күз алдына да китерә алмый, аларга килә алмавын белдереп хат юллый.

Әбием исән чакта, авылыбызда узган митингларга һәйкәл янына мин аның белән җитәкләшеп, горурланып бара идем. Хәзердә бер елны да калмый бәйрәм көнендә һәйкәлгә барам, тик әбиемне җитәкләгән кулларымның берсендә әбиемнең партреты, икенчесендә һәйкәлгә, безнең тыныч тормышыбыз өчен һәлак булучылар хөрмәтенә, алар истәлегенә куелачак чәчәкләр. Ул көнне бөтен дөнья булап үлемсез полк атлый. Әбиемнең Татарстанның төрле җирләрендә укучы оныкчыклары Бөек Җиңү көнендә аның портретын кулларына горур тотып үлемсез полкта атлыйлар. Эх, тугыз оныкчыкның горур атлап узуларын әбиемә күрәтәсе иде дә, безнең өчен батырлыклар эшләгәнгә мең рәхмәт әйтеп, сугышта – батыр, тормышта тыйнак булган изге җанны, үзебезнең гореф – гадәтне саклаган бәйрәм табынында тагын бер тапкыр кунак итәсе иде.

Әгәр мин шушы язмам белән, минем язган юлларны укучы кеше белән карт әбиемнең истәлекләре белән уртаклаша алганмын икән, минем өчен бу зур сөенеч. Әбиемнең рухы тыныч, җаны шат булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев