Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Күңелле чара

ТАССР төзелүгә 100 ел булу уңаеннан, мәктәптә төрле чаралар үткәрелә.

Әлфинә Галиәхмәтова,                                                               Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе
 Мәктәп күләмендә “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән чара үтте. Аны 6 һәм 8 сыйныфлар җитәкчесе Лилия Мөбәрәкшина үткәрде. Монда укучылар табигатьне саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр, шифалы үләннәр һәм аларны ничек куллану турында мәгълүмат алдылар, туган як турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар.
Кичәбездә кунаклар да катнашты: “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Габдрахманова, ТР Экологик һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе хезмәткәре Фирдәүсә Латыш.
Алар да буш кул белән килмәгән иде. Табигать һәм кешелек дөньясы, аны саклау юллары, “Ашыт” тыюлыгындагы “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр һәм кошлар турында сөйләделәр. Сазлыклар турында бик эчтәлекле презентация күрсәттеләр. Укучыларга истәлек бүләкләре дә тапшырдылар. Кичәдән һәркем канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев