Әтнә таңы

Күпер биографиясе

Күшәр-Чишмәле Сап юлында елганың агымын үзгәртеп, 1972 елда агачтан бик матур күпер төзелде.

Күпердән соң  махсус улак-суүткәргеч тимер-бетон эшләнмәләр кулланып эшләнде.

Проектын үзем төзеп, төзүчеләргә телдән генә аңлатып, кушканча эшләячәкләренә ышандым. Күпер дүрт ел торганнан соң авария хәленә килде. Сәбәбе: аркылыга салынырга тиешле ике метр тирәнлектәге “зуб” салынмый калган. Ул бетон астында булырга тиеш. Күзәтчелек итмәвемнең нәтиҗәсе дип кабул иттем.
Күперне яңадан, биегрәк итеп (керү юлларын сөзәкләндереп), чыдам материаллардан төзергә кирәк иде. Мин мөрәҗәгать иткән проект институтлары, тикшерүләр уздырып ике елсыз әзерләп бирә алмаячакларын әйттеләр. Анда да махсус оешманың махсус материаллары булып, эшләргә риза булулары кирәк. Бик уңышлы оешкан хәлдә дә өч елсыз күпергә ирешү мөмкин түгел. Ә финанс ягы – үзе бер катлаулыктан тора. Проект-смета документлары эшләтү өчен генә бик зур сумма түләргә кирәк. Үзебез төзеп чыксак, чама белән шул суммага сыешуыбыз ихтимал, әмма төзүчеләрне планда каралган башка эшләрдән аерырга ярамый.
Кул астында булган материалларны кулланып, егерме ике метр озынлыгында, сигез метр киңлектә, элеккесеннән ике метрга биек күпер проектын төзедем. Ике як ярны бульдозер белән Гарипов Мәсхүт казып тигезләде. Яңа Шашы бригадасының биш хатын-кызы: Наилә Хәмбәлова, Рузалия Мәгъсумова, Сания Хисмәтуллина, Назирә Сабирова һәм Рәмлә Шакирова эшне дәвам иттеләр. Төзелешне тоткарлыксыз башкару өчен җаваплылык бригадир Асфанов Илдарга йөкләнде. Илдар проекттан аз гына тайпылуга да юл куймыйча, һәрдаим минем белән киңәшеп, эшне оештырды. Ул юл һәлакәтендә һәлак булгач, бу эшне намус белән Корбанов Әхәт дәвам итте. Су өслеге тирәнлегендә 1,2х1,2 метрлы чокырлар казылды. Чокырларның уртасына бур-көрәк белән бораулап, 325ле торбалар утыртылды. Чокырлар бетон измәсе белән тутырылды. Баганаларны уртада калдырып, опалубкалар ярдәмендә, күпер өслеген тотарлык диварлар күтәрелде. Уртадагы терәк калын стеналы 1000ле торбадан гыйбарәт. Су уртасына башта дүрт метрлы торба төшерелеп, аның эченнән лом белән вакланган ташлы балчык массасы чиләкләп өскә чыгарыла. Торбага кувалда белән суккалагач, ул бераз төшә. Тиешле тирәнлеккә җитеп, төшми башлагач, торбаның эче ташлар һәм измә аралаштырып тутырылды. Электр чыбыкларын Әхмәтшин Әхәт белән Ситдыйков Билал суздылар. Исхаков Рәис эретеп ябыштырып ялгады, барлык монтаж эшләрен башкарды. Колхозның 10 тонна йөк күтәрешле автокраны бар иде. Аны Саттаров Тәбрис һәрвакыт төзек хәлдә тотты.  Март башына бетон салу өчен барысы да әзер иде: цемент, комлы таш, бетон болгаткыч, вибратор, бризент япмалар, КВ-300 пар казаны, пычкы чүбе, утын һәм башка кирәк-ярак белән вагон. Бетон кою­ны өзлексез дәвам итәр өчен өч смена билгеләнде. Беренче сменада хатыннар бригадасы иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр эшли. Төзү бригадасы ирләре төнге уникегә кадәр хезмәт куя. Ә аннан соң комсомол-яшьләр отряды иртәнге сигезгә кадәр эшне дәвам итә. Май аенда күпергә килү юллары күтәртелеп, йөрү өчен ачылды. Юылмасын өчен ярларга агачлар утыртылды. Минем исәпләүләрем буенча бу күпер бер йөз тонналы транспорт чараларын үткәрүдә кырык ел хезмәт итәргә тиеш иде. Аллага шөкер, инде кырык өч елдан артык карусыз хезмәт итте. Һәм әле дә яраксыз дип әйтеп булмый. Нигезен гади авыл хатыннары салган, күрсәтмәләрне тайпылышсыз үтәгәннәре һичшиксез мактауга лаек. Бүгенге көндә илкүләм әһәмияткә ия юл ышанычлы корылма булып тора. Бу күперне төзүдә үзләрен аямыйча эшләгән хезмәттәшләремә бүген тагын бер мәртәбә олы рәхмәтемне җиткерәм. Пенсияләренең игелеген күреп, сау-сәламәт булып, балаларының һәм оныкларының хөрмәтендә яшәргә язсын үзләренә.

Реклама

Рифат Габидуллин, Яңа Кенәр авылы

С.Мингатина фотосы

Фотода Автор проекты буенча төзелгән Иске Өҗем мәктәбе янындагы тимер күпер - редакция архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: