Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

"Мәхәббәтем яшьләй кабынган..." -

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтка кереп чыгыгыз әле!

Хөрмәтле райондашлар, кадерле укучылар! Әйдәгез бергәләп якташыбыз, бөек шагыйребез Сибгат Хәким өчен тавыш бирик әле! ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. "Үз якташың өчен тавыш бир! - дип атала ул. 
Тавыш бирү өчен http://100.tatarstan.ru/ га http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushch.. сайтына керергә кирәк. 

- Читтән карап торганда, Сибгат Хәким бик тә юаш, гаҗәеп басынкы холыклы булып күренә. Ачуы чыкканда да тавыш күтәреп сөйләшми, кычкырышмый, йодрык төйнәп ярсый-ярсый чыгышлар ясамый, урам җыеннарында ялкынлы нотыклар тотмый. Ул үз фикерен кабаланмыйча гына, үзәккә үтәрлек итеп җиткерә белә... -   авылдашлары, кимеләр аны әнә шулай искә алып сөйли.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Күлле Киме  мәктәбенең 8-9 нчы сыйныфлар белән әңгәмә барышында да музей җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева бу хакта әйтеп үтте.

 

Бу кырлар, бу үзәннәрдә

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем

Эзләрем бик иртә салынган.

Кайтам, кайтам туган якларыма, 

Талларыма хәтле сагынган. 

Бу кырлар, бу үзәннәрдән минем

Күңелем, дуслар, һич тә туймаган.

Арыш шаулап серкә очырганда,

Хисләрем дә бергә уйнаган.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем

Үзем генә белгән җырлар бар...

Кайтам, кайтам туган якларыма,

Ашкындырып көткән юллар бар.

Сибгат Хәким, 1953

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев