Ни өчен Себергә – билгесез...
Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы
Зөләйха фильмының беренче сериясен карагач, урталыкта басып калдым.
Кулак атамасы тагып кешеләрне Себернең кош та үтеп керә алмаган кара урманнарына илтеп ташлыйлар. Аларның ни гаебе булган, аларда бил бөгеп иген игеп көн күргән. Күпме күз яше түгелгән, күпме асыл затларның гомере өзелгән. Минем дә әнием кулак атамасы тагылып куылган кешеләр баласы. Әнием һәм дә “кулак” дип куылып күп еллар узгач кайтып сөйләгәннәреннән түбәндәгеләрне язам. Әниемнең әти-әнисе урта хәлле кешеләр булалар. Җәй көне иген игәләр, кыш көне әтисе, ике абыйсы авыр эшкә – Казанга кирпеч сугарга китәләр. Өйдә калган апасы-җиңгәләре сөлге-ашъяулык, идән паласлары сугалар. Бик яхшы ике атлары, бер сыерлары була. Ниһаять, 1930 елда дөньялар чуала башлый. Авылда шау-шу башлана. Телгә алырдай берничә бай булса да, аларның да өлкәннәре үлә. Балалары бик кирәкле әйберләрен алып, эшнең кая барганын аңлап, юкка чыгалар. Авылның бер ярлы Шәйхи дигән кешесен староста яки авыл советы рәисе итеп куялар. Ул авылда кемгә ачуы килә, кемнән көнләшә – шуны барып чага. Авылда “Байларның мөлкәтен алып ярлыларга бирәләр икән”, – дигән сүз йөри башлый. Шәйхи шуннан чыгып бабайларга барып әйтә. Бабайларның йорт-җирләре бик зур, әйбәт, атлары җиз сбруйлы, яхшы була. Әби белән бабай, абыйлар бу сүзне ишетсәләр дә, “Безгә тимәсләр, кибет бездә юк, хезмәтчебез дә юк, үзебез эшләп көн күрәбез”, – диләр. Күп тә үтми “Өч көн эчендә җыенып чыгып китәргә”, – дигән хәбәр килә. Бу вакытта бер җиңги белән әнинең олы абыйсы авылдагы бер ялгыз карчыкны карарга кергән булалар. Яннарындагы бер абыйсы белән җиңгәсен, әти-әнисен Себергә куалар, әнине елатып җизнәсенә кияүгә бирәләр. Ике атка булган әйберләрне төяп бабайлар юлга кузгала. Алар киткәнче үк йортта калган әйберләрне тирә-күршеләр ташый башлый. Арчага абый, җиңгәчәй һәм әни, туганнар озата баралар. Поездга утырганда “Бер әйберегезне дә алмагыз, артыгыздан киләчәк әйберләрегез”, – дип кулларындагы төенчекләрен ниндидер кешеләр йолкып алып кала. Әби авыл чишмәсенең суын комганга алган була. Шул комганны да алып калырга тырышканда, комган суы өстенә чәчри теге бәндәнең. Икенче берәүнең комганына ябышалар. Анысыныкы комган тулы алтын була, җиргә коела. Кешеләрне камчылап вагон кырыеннан куалар. Теге кеше чиләнгәнем калды”, – дип поезд астына сикермәкче була – тотып калалар. Әби белән бабай “Тактага ята алмыйбыз”, – дип көч-хәл белән мендәр, ике одеял алалар. Шунда берәү җиз телле гармунда уйный башлый, гармун тавышына кушылып җырлаганына бар кеше елый башлый. Әнием аның бер җырын отып калган иде, ул аны үзе генә булганда гел шыңшып йөрде:
Мондый көннәр килер диеп,
бер кеше дә белмәгән
Исән булсак бер кайтырбыз – анда туып үсмәгән...
Шул арада бер бәндә килеп, гармунга ябыша. Икенчесе кайчы белән гармунчыны кыйный башлый. Туганнары гына аралап, алып кала. Гармунын бирмиләр аның. “Тегендә баргач уйнарсың”, – дип кычкыралар. Андагы мәхшәрне әйтеп, сөйләп бетерә торган булмый. Поезд китәргә дип ачы тавыш белән кычкырта, акрын гына селкенә башлый. Кешеләрне читкә куалар. Әбием поезд тәрәзәсеннән башын тыгып, әниемә: “Миңзифам, каласың, бәхил бул !” – ди. Поезд киткәч, бөтен кешенең дә мал төягән атларын алып калалар. Әниләргә бер атны биреп кайтаралар. Кешеләр киткәч, мал уртасында калган урядниклар козгын кебек ни алырга белми, йөренеп калалар. Ул чакта әле колхоз булмый, ат белән сыерны кемгә биргәннәрен әни искә алып сөйли торган иде. Йортны да Шәйхигә бирмиләр, мәктәп итеп салалар өстәп. Әбиләр өендә директор бүлмәсе, учительский һәм өч сыйныф урнашкан. Ул елларда мәктәпкә төнлә килеп мичкә ягу бар иде. Әнә шул ягучылар әбине ал күлмәген кигән килеш күргәннәр, имеш. Үзләре чиләнеп, азапланып салган өй шул – рухы кайткандыр, мөгаен. Мәктәп директоры ул чакта кем булгандыр, әмма мич ягучылар әбидән куркып, нигезгә укырга кирәклеген әйткәч, әни төшеп, укып менә. Шәйхи авылда бик күп кешеләргә зыян сала. Халык рәнҗешеннән куркып, 1938 елда, төнлә белән хатыны Сараны алып авылдан чыгып кача. Аларның балалары булмый. Башта Монголиядә яши. Сугыштан соң ул якларга “вербоваться” ителеп безнең як кешеләре килә башлагач, куркып, Владивостокка күченеп китүе мәгълүм була. Шәйхи куштанга кешеләр рәнҗеше барыбер барып ирешә – урманда ниндидер җәнлек ябышып үлә ул. Монысын бик күп еллардан соң абыем кайтып сөйләде.
Поезд кузгалып киткәннән соң, кешеләр бервакыт елашып, гөр килеп ала. Кемнәрдер нәфрәт белдерә, кемдер калган йорт-җирен, туганнарын җәлли. Бер-ике тәүлек баргач, эшнең кая таба барганын аңлаган халыкның башы түбән иелә. Шунда берәү, башын юләрлеккә салып: ”Сезнең артыгыздан бер нәрсәгез дә килми, сез ачка, салкынга үлеп бетәчәксез, бай булып моңарчы рәхәттә яшәгәнсез”, – ди. Поезддагыларның ашарларына бетә. Эссе җәй – күп ризык бозылып әрәм була. 5 тәүлектән соң аларны кич-кырын кош та үтеп керә алмаслык кара урманда төшерәләр. Поезддан төшәргә бик атлыгып тормый халык, әмма аларны мәҗбүри этеп-төртеп чыгаралар. Урта яшьтәге, бала-чагасы, олы кешеләре булмаганнар поезд артыннан җәяүләп китә. Бу төндә җаннарын кая куярга белми ачыргаланып елаган адәм балаларына гасырлар буе тыныч торган урман да кушылып үксегәндер. Агач төпләрендә өзеп кабарга бер үлән юк. Ач халык нишләргә белми. Төннәрен чыршы-нарат төпләренә сөялеп, туңмас өчен бер-берсен кочаклап чыгалар. Күңелләре нидер өмет итсә дә – бушка була – бу тирәдән башка поезд үтми. Ай ярымнан кешеләр акрынлап үлә башлый. “Берәр җирдә яшәеш юк микән”, – дип биек агач башыннан егылып та берничә кеше вафат була. Шулай да берәү бик еракта ат кешнәвен, кояш яктысында нидер ялтыравын күрә. Күпләр шул якка юл алалар. Бу ун-унбиш километр тирәсе ара була. Адашудан куркып бергә барырга тырышалар. Әби белән бабай бик алҗыйлар, килеп җиткәч бик күп итеп су эчәләр. Бу елганың киңлеге күз күреме була. Кырыенда ачыклык. Су кырыендагы кардада биш-алты ат була. Карда кырыенда – берничә көрәк, кәйлә сыман әйберләр, берничә үтмәс балта, суда бер ватык көймә була. Ач халык эзләнә. Су менүдән курыксалар да, үзләренә землянкалар ясап куялар. Көзен ниндидер чикләвек агачлары табып, аны җыялар. Халык көтүе белән үлә, кайсы агач төбен карама – кабер, әйтерсең лә бу тирәдән ниндидер сугыш узган. Әби белән бабай да, шул елны ноябрь ахырында ачлыктан, ялангычлыктан, туңуга чыдый алмыйча, бер-берсен кочаклап, “Миңзифам нигезе”, – диеп вафат булалар. Икесен бергә, кигән киемнәре белән шунда күмәләр. Абый кайткач, башта әнине кочаклап елады, аннары нигезгә барып, “ Безгә ник рәнҗеп калдың, без беркемне дә рәнҗетмәдек, ачлык елны җил-яңгыр тидерми ятим бала алып үстердек”, – диде. 1921 елгы ачлык вакытында әти-әнисе үлгән, әнидән ике яшькә олырак кыз баланы алып үстерә алар. Әти-әнисе ачлык елны үлгәнгәме, аны “Әчти Хаҗәре” дип йөрткәннәр. Үсеп, буй җиткәч, аны бабай үзенең бер танышына хезмәтчелеккә биргән. Дөньялар чуала башлагач, тәртипле, эшчән кызны хуҗабикә димләп, үзенең туганына кияүгә бирә. Безгә, әни янына күп еллар кайтып йөрде ул. Начар булсалар кайтмас иде. Абый “Без күргәннәрне дуска да, дошманга да күрергә язмасын”, – диде. Шуны да искәртәсем килә, кулаклардан алып калынган мал-мөлкәтнең күбесе Арчада юкка чыккан. Бераз өлешен Казан базарларында саталар.
“Зөләйха күзләрен ача” китабы һәм “Зөләйха” фильмы дөнья күргәч, шау-шу башланды. Нигә дөреслекне элек ачмадылар икән, бәлки башкачарак килеп чыгар иде. Туры әйткән – туганына ярамаган заманда яшәдек. Минем әнием дә бик күп язды. Язмаларын бер кая да тапшырмадык. “Бу язмаларны мин үлгәч чыгарырсыз”, – дигәне хәтеремдә. Әнием үз шәүләсеннән үзе куркып яшәде. Кызганыч, 1965 елда янгын вакытында ул язмалар янып бетте. Ниләр язган булгандыр – күреп булмады, шул күңелемә тия. Тыныч тормышта яшәп, эшләп яткан халыкны август аеның эссе бер көнендә бер-ике көнлек ашау ризыгы белән Себернең кара урманына, вәхшиләрчә үлемгә озаталар. Күп еллар узса да, башка сыймаслык бу ачы язмышны күңелләрдән алып ташлау мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев