Очрашудан алган җылылык
Китапханәбезгә ерак юлларны якын итеп, үзенең йөрәк җылысын, китапларын, шигырьләрен бүләк итәргә язучы Галимҗан Гыйльманов кунакка кайтты.
Нәзирә ГАБДРАХМАНОВА, Иске Өҗем мәктәп, Ташчишмә авыл китапханәчесе
Танылган язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Гыйльманов Галимҗан (әдәби тәхәллүсе — Галим Әсәнов) чыгышы белән Башкортстан Республикасыннан. Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичны биргән авылда туып үсү, белем алу Галимҗанның алдагы язмышында хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Ул үзенең бер истәлегендә: «Бу авылдаш шагыйрьнең “рухы” мине колагымнан тартып үстерде", – ди. Шулай булмаса халкыңның яраткан язучысына әйләнеп булыр идеме. Аның әсәрләре китап укучыны үз дөньясына бөтереп алып кереп китә; геройлар белән бергә яшисең, алар белән бергә борчыласың, шатланасың... Аның «Албастылар», «Оча торган кешеләр» исемле күләмле әсәрләрендәге вакыйгалар да бик мавыктыргыч, чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара. Балалар өчен язылган шигырьләре, әкиятләре, пьесалары да бик кызыклы, җиңел укыла. Шуңа күрә дә без драмтүгәрәккә йөрүче укучылар белән аның “Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә” исемле пьесасын сайлап алдык. Очрашуыбыз нәкъ шул әкият белән башланып китте дә. Ул безнең “артист”ларыбызның чыгышын бик яратты, аларга үзенең “Илекәй батыр” исемле әкиятләр китабын бүләк итте. Шулай ук Галимҗан абый белән әңгәмәбез дә бик җанлы булды. Ул укучыларның сорауларына да җавап бирде, киңәшләрен дә бирде.
Тагын бер кунагыбыз – татар китап нәшриятендә корректор булып эшләүче Илсөяр Галиева. Ул безне нәшрият эшчәнлеге, үз эшенең нечкәлекләре белән таныштырды. Китапның безнең кулга килеп кергәнче нинди урау юллар үтүен җентекләп сөйләп бирде. Төрле авторларның балалар өчен язылган китапларын китапханәгә бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев