Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Октябрятлар кемнәр алар? - Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары белә

Кичә Олы Мәңгәр төп мәктәбендә

башлангыч сыйныфта укучы балаларның исендә озак саклана торган кичә уздырдылар. Әлеге кичә ТАССРның 100 еллыгына багышланды. һәм "Октябрятлар кемнәр алар?" дип исемләнеп, әлеге сорауга җавап эзләүгә-аралашуга нигезләнде.

Чараны авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова, китапханәче Гөлшат Гарифҗанова бергәләп  оештырды. Алар ук башлангыч сыйныф укучыларына октябрятлар турында сөйләделәр. Октябрятлар таккан йолдызчыкны күрсәттеләр. 

Безнең буынның тарихи үткәнен, тәрбия мәктәбен укучылар исләре китеп, сораулар бирә-бирә тыңладылар.

Октябрятлар, пионерлар, комсомоллар да тарихта калыр дип кем уйлаган. Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары да бу хакта уйландылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев