Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

“Остазларым миңа зур терәк булды”

Бик хөрмәтле кешеләр булган алар, гаилә әгъзасы кебек якын иткәннәр «кендек әби»ләрен.

Таптырган балаларының  тормышы белән кызыксынып яшәгән үзләре дә. Абыс­тайларыбыз әле дә Коръән ашларында рухларына багышлап изге догаларын кыла бит.
Заманалар үзгәргәч, бала таптыру кебек нечкә эшне махсус белемле белгечләр үз өстенә алган. Берничә буынның «кендек әби»се, данлыклы Хафизә  Иб­ра­һимова, Мар­гарита Си­раҗиева, хас­та­ханәнең бала табу бүлеген җи­тәкләгән Мө­нирә Батыева, Гүзәлия Закирҗанова, Әл­фия Мө­хәммәтова, бүтән юнә­лештә эшләсә дә, әниләр зур хөрмәт белән искә алган Лилия Закирова һәм Зөһ­рә Галиуллина әнә шундыйлардан. Беррәттән, бу табибларның тыйнак, әмма шул ук вакытта үз эшләрен җиренә җиткереп башкарган ярдәмчеләре – акушеркалар хакында да әйтеп китми мөмкин түгел. Зөбәйдә Вәлиева, Аида (яратып Айдә дип йөртәбез без аны) Низамова, Резеда Габдрахманова, Райлә Төхвәтуллина, Әлфия Бәйрәмова, Гөлфия Габдрахманова, яшьрәкләрдән – Айгөл, Раушания – һәркайсы кемгә дә булса әни булырга ярдәм иткән, һәркайсы кем өчендер бик газиз һәм кадерле. “Халидә апаны тө­шереп калдыргансың”, – дип ачуланырга ашыгыр әни­ләр. Юк, нәкъ менә Халидә Хә­бибуллина турында тәф­силләбрәк язасым ки­лә.
Иске Өҗем авылы кызы ул. Биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән. “Барыбер өйдә торасы түгел”, – дип Казанга, медицина училищесына юл ала 8не тәмамлагач. “Укырга акушерлыкка керсен. Акушерлыкка укыса, медсестра да булып эшли ала”, – дип киңәш бирә дөнья күргәннәр. Ә бу һөнәр кызның канында – әтисе ягыннан 1892 елда туган әбисенең әнисе авылда «кендек әби»се була. Шул ук әбисенең энесенең кызы да фельдшер булып эшли. 1979 елда уку йортын тәмамлап, Олы Әтнәгә, иске хастаханәгә эшкә кайта Халидә Хәйдәр кызы. Остазлары итеп ул чактагы баш табиб Сәлим Измайловны, аның тормыш иптәше – танылган табибә Сырдарья апаны саный ул. Нәкъ менә алар яңа эшкә килгән Халидә кебекләр өчен бик зур терәк, киңәшче булалар. 1979 елның апрель-декабрь айларында 40 бала таптыра кыз. Хәзер моның кадәр бала ничә елга туа икән?!
Төрле хәлләр була  хезмәт юлында. Баласын калдырып киткән Мамадыш кызын бер дә онытмый. “Баланы алып чыгарга кирәк әйберләр алып киләм”, – дип  киткән кызны башка күрми инде бала тудыру бүлеге хезмәткәрләре. Нарасыйга  әни тиз табыла, уллыкка алалар – шунысы өчен куана.
Ә берсендә... Ике игезәк бала тудырган хатынның улы бик тере булып туа, ә кыз зәп- зәңгәр, суламый, йөрәк тибеше генә сизелә. Төрлечә җан кертергә тырышалар – бар да юкка.  Сәлим абый: “Баш миен җылытырга кирәк”, – дип киңәш бирә. Баланың башын җылыталар, кыз исән кала. “Инде үзе өч бала әнисе”, – дип елмая Халидә ханым.Остазының киңәшләрен гомер буе исендә тотып эшли  ул. Бервакыт кендеге ике тапкыр уралып, зәп-зәңгәр булып туган баланың исән калуы күпләрдә шик тудыра.  Әле училищеда укыганда ук өйрәнгән, бүгенге заман өчен искелек кебек тоелган юлны куллана акушерка. Табакка җылы су салып, баланы шунда җылыталар, шул ук вакытта боз белән күкрәк  турысын уалар. Эссе белән салкынны аралаштыру нәтиҗәсендә бала елап җибәрә. Табиб яки акушерка өчен шуннан да зур сөенеч бар микән?! Ул баланы укырга кергәнче читтән генә күзәтеп яши Халидә Хәйдәр кызы. Баланың тулы көчкә яшәвенә, аның тормышына  куркыныч янамавына инангач кына бераз тынычлана.
“Бер сменага бишәр бала таптырган вакытлар булды. 18әр бала булыр иде бүлектә. 6-7 балага калса – борчыла башлый идек, “бала кими”, дип. Игезәк дип тормадык, андыйларны бүген Казанга җибәрәләр. Яшь идек, тырыш идек – ул чак­лар бик сагындыра “, – ди ул.
 1981 елда Әтнәдән Марсиль Хәбибуллин белән гаилә коралар. Тырыш, уңган ике балага – Сөмбел белән Хәлилгә тормыш бүләк итәләр. Ике балага биш оныклары бар.
Халидә апа  лаеклы ялда булса да, эшен дәвам итә әле. Үз эшенең чын остасы булган Халидә Хәбибуллина кол­лективларында хөр­мәтле кеше. Хезмәттәшләре өчен үлеп тора, “Коллективыбыз бик яхшы” – дип куана ул. Алдагы елларда да сәламәтлек белән, гаилә тигезлегендә, балалар, оныклар игелеген күреп яшәргә, эшләргә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев