Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Район халкын күп чаралар көтә

Авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары катнашында җыелыш узды. Аны районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов алып барды.

Җыелышта район советы рәисе урынбасары Фәрит Нуриев һәм районның ветераннар советы җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов та катнашып, үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.
– Агымдагы ел – юбилейлар елы: Бөек Җиңүгә – 75, ТАССРга – 100 һәм Әтнә районы кабат оешуга 30 ел була. Бу бәй­рәмнәргә әзерлек һәр­даим күз уңында булачак, – диде башкарма ко­митет җитәкчесе.
Бу даталарга әзерлек турында оешма җитәкчеләре сөйләде. Мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов мәктәп укучылары катнашында узачак алда торган төрле чаралар белән таныштырды. Аларның барысын да бер газетада гына санап бетерү мөмкин түгел, ә берничәсен генә искә алу дөрес булмас. Шулай да яңалык яки өстәмә буларак биатлон бәйгесе, киез итек киеп ачык стадионда футбол уйнау, яисә, Олы Мәңгәрдә Сафиуллин призына чаңгыда узышуда укытучылар да катнашачагын телгә алу урынлы булыр. Тагын фотокүргәзмәләргә басым ясалачак, “Без бергә” иҗади конкурсының муниципаль этаплары узачак. Аңлагансыздыр, болары башка елларда узган төрле чараларга өстәмә рәвештә үткәрелә.
Айрат Каюмов билгеләвенчә, боларның сыйфатына, ягъни, югары дәрәҗәдә узуына нык игътибар итәргә кирәк. Музейлар белән хезмәттәшлекне арттыру мөһим. Патриотизм алгы планда булырга тиеш, аеруча җирле шәхесләрне искә алу зарур. Шулай ук мохтаҗ ветераннарны “шефлыкка алу” күз уңында булырга тиеш.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Га­ләүтдинова чыгышы игътибарга лаек иде:
–  Авыл тарихларын бар­лап, шуларны кулланып сәхнәләштерелгән әдәби-музыкаль композицияләр булдырырга ниятлибез, – диде ул.
Ә менә шулар алдыннан фойеда күчмә-күргәзмәләр узачак, алары һәр җирлектәге элекке тормышны, алдынгы шәхесләрне сурәтләгән фотосурәтләр нигезендә оештырыла.
Яшьләр эше, спорт һәм туризм комитеты җитәкчесе Рамил Шәйхиев тә югарыда телгә алган бәйрәмнәр уңаеннан узасы чараларны искә алды. Араларында йөзү ярышы, җиңел атлетика, вело һәм җәяүле экспедицияләр, әйтик, Калатауга һәм район буенча, шулай ук йөгерү, болардан тыш Яшьләр форумы һәм Әтнә районы Яшьләр җыены уздыру каралган.
Бу чаралар тиешле дә­рәҗәдә уздырылса, бик күркәм булачак. Шуңа өметләник. Район башкарма комитет җитәкчесе дә: “Мондагыларның барысы да эшләнергә тиеш, барысы да контрольгә алына” – дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев