Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Татарстан галимнәре бодайның «ТАССРга 100 ел»дип исемләнгән яңа сортын чыгарды

Чыгарылган яңа сорт авыруларга бирешмәүчәнлеге һәм югары уңышлылыгы белән аерылып тора.

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап, шул исемдәге бодай сортын чыгарганнар. Институт яңа сортка патент алу өчен гариза җибәргән инде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Безнең максат -- икмәк пешерергә яраклы, аксым һәм җилемсәсе югары  булган бодайның йомшак сортын чыгару иде. Экспорт базарында нәкъ менә шундый ашлыкка ихтыяҗ зур»,-дип сөйләде фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров.

«ТАССРның 100 еллыгы» бодай сортын институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова уйлап тапты. Аның сүзләренә караганда, яңа сортларны чыгару өзлексез бара, әмма яхшы сортны булдыру өчен 10 елдан артык вакыт кирәк булырга мөмкин. Әйтик, «ТАССРның 100 еллыгы» бодай сорты буенча ялгауны  2010 елда ук үткәргәннәр.

Нурания Василова билгеләп үткәнчә, әлеге сортның катлаулы комбинациясе бар — аның составында «Әмир», «Радуга» сортлары һәм башкалар. Бодайның яңа сорты «көчле» категориясенә керә, чөнки ул авыруларга бирешми һәм аграрчыларда популяр булган «Йолдыз»сортыннан артып китә.

Хәзерге вакытта институт «Надира» дигән бодайның Фиолет ашлыгы булган тагын бер сортын сыный.

https://www.tatar-inform.ru/news/agriculture/19-02-2020/novyy-sort-pshenitsy-100-let-tassr-vyveli-uchenye-tatarstana-5723762 файдаланылды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев