Таҗвирус темасына: Тиф, 1933
“Әтнә таңы”на газета укучыбыз Гөлнара Шаһиевадан бер кызыклы документ килеп иреште.
Фәридә Филатова тәрҗемәсе.
Документ латин хәрефләре белән язылган, без аны татарчага тәрҗемә иттек.
1933 елның 27 ноябрендә РИК рәисе Нәбиуллин, секретарь Монасыйпов кулы белән имзаланган әлеге документ бүгенге дөньяда таҗвирусы нәтиҗәсендә килеп туган ситуациядә бик актуаль булып тора.
Тукай район башкарма комитеты районда тиф һәм башка йогышлы авырулар таралу куркынычын кисәтү өчен карар кыла:
1. Барлык авыл советлары янында авыл советы председателе кул астында колхоз председателенең медицина пункты булган җирләрдә бер врач кертеп, пункт булмаган урыннарда ударник колхозчыларның берсен кертеп 3 кешелек тиф һәм башка йогышлы авырулар белән көрәш штабы оештырырга. Срогы – 3.12.1933 ел.
2. Штабта хәзердән үк тиф һәм башка йогышлы авырулар белән көрәш чаралары хакында гомуми җыелышлар аркылы халыкка аңлату һәм бу мәҗбүри карар белән таныштыру өчен үткәрергә. Срок – 3.12.1933 ел.
3. 3 декабрьдән калмыйча авыл советы карарына кергән барлык авылларда һәрбер 10 йортка тиф һәм башка йогышлы авырулар белән көрәш чараларын үткәрүдә юлбашчылык итү һәм авырулар булуын күзәтү өчен 10 йорт башлыклары билгеләп чыгарга.
4. Тиф яки башка йогышлы авырулар белән авыру факты күренсә, бу йорт кешеләрен авылның башка гражданнары белән катнашудан тыярга һәм шул ук вакытта якындагы медицина пунктына врач яки фельдшер алып кайту өчен ат җибәрергә, шулай ук бу хакта район штабына белдерергә.
5. Медицина пунктларының бөтен эшчеләре тиф яки башка йогышлы авырулар таралу куркынычы беткәнгә кадәр мобилизовать ителгән хисапланалар. Һәрбер пунктта 11.12дән башлап тәүлекле дежурстволар оештырырга һәм үз карауларына кергән авылларда йогышлы авыру барлыгы хакында хәбәр алынса, врач яки фельдшер тоткарсыз барырга тиеш.
6. Йогышлы авыру белән авыру факты булган җирдә авыл советы янындагы штаб – врач яки фельдшер тарафыннан авыруның таралмавы өчен билгеләнгән бөтен карарларны тормышка ашырырга мәҗбүр ителә.
7. Авылда булган бөтен мунчаларны штаб исәпкә алып, аларга бөтен хуҗалыкларны беркетеп чыгарга һәм авылда булган бөтен хуҗалыкларны атна саен кимендә бер тапкыр мунчада юынып чыгуны оештырырга тиеш.
8. Эчәргә су алына торган кое, чишмә һәм елга тирәләренә тирес, чүп ташлауны катгый тыярга. Һәм бу су алына торган урыннарны һәр ягын чиста тотарга. Бөтен коелардан су чыгару өчен аерым чиләкләр тотарга.
9. Урамнар, каралты аралары һәр ягы себерелеп, чиста тотылырга тиеш, шакшы сулар түгү өчен каралтылар артында һәр хуҗалыкта, аерым урыннар билгеләргә, тышка чыгу урыннары шулай ук аерым булырга тиеш.
10. Йогышлы авырулар белән авыручыларны дәвалау өчен Күлле Киме шифаханәсенең бөтен койкаларын, Олы Мәңгәр шифаханәсенең 12 койкасын билгеләргә. Олы Әтнә, Яңа Кенәр һәм Комыргуҗа медицина пунктлары янында, шулай ук пункт булмаган зур авыллардан Бәрәзә, Күәм, Югары Сәрдә һәм Ашыт авылларында йогышлы авырулар белән авыручыларны дәвалау өчен аерым йортлар хәзерләп, кимендә 10 койка хәзерләп куярга.
11. Бу пунктларны оештыру юлбашчысының шул авыллар беркетелгән медицина пунктларына йөкләргә.
12. Районда нинди дә булса берәр авылга тиф яки башка йогышлы авырулар таралу беленсә, медицина пункты врачлары тарафыннан авыру таралу куркынычына карап, авылны карантинга күчерү хокукын бирергә.
13. Барлык мәктәпләрдә мәктәп мөдирләренә укучыларның үзләрен чиста тотуларын күзәтү (кимендә атна саен мунчада юыну, чәч алу һәм башка чаралар), йогышлы авыру булган йортның балаларын укудан туктату һәм кимендә айга бер тапкыр врач чакырып, балаларны каратуны йөкләргә.
14. Базарлы авылларда базар алды кичендә якындагы медицина пукты кул астында авылдагы санитария секцияләре тарафыннан базарга килүчеләр, кунарга кергән йортларны тикшереп, авыру таралу куркынычы булган урыннарда куну урыннарын ябуга кадәр чаралар күрергә. Бөтен медицина пунктлары янында 5.12 гә кадәр дезинфекция камералары оештырырга. Бу эшкә пункт мөдире һәм шул авыллардагы штабны җаваплы итәргә.
15. Райсоюзга өч көн срокта бөтен сельполарда медицина пунктларын җитәрлек күләмдә керосин, сабын һәм башка ашамлык продуктлары белән беренче чиратта тәэмин итү хакында күрсәтмә бирергә һәм моның үтәлешен нык күзәтү астына алырга кушарга.
16. Барлык авыл советлары һәм медицина пунктларын 3.12 дән калмый район штабына авыручылар саны хакында белешмә бирергә мәҗбүр итәргә.
17. Бу карарны бозуда гаепле булганнар 100 сумга кадәр штраф яки бер айга кадәр мәҗбүри эш сәгатенә тартылалар.
18. Бу карарның үтәлешен күзәтүне авыл советларына, медицина эшчеләре һәм милиция аппаратына йөкләргә
19. Бу карар игълан ителгән көннән, ягъни 20.11 дән башлап гамәлгә керә, һәм 1934 елның беренче маена кадәр үзенең көчен саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев