Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

"Үткәнем белән сөйләшәм..." - С.Хәким музеенда хатирәләр яңарттылар.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. "Үз якташың өчен тавыш бир! - дип атала ул. Тавыш бирү өчен http://100.tatarstan.ru/ га http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushch.. сайтына керергә кирәк.

Йөрим-йөрим дә баш иям

Кайтып иске нигезгә, 

Мин үзгә, искән җил үзгә,

Буыннар өне үзгә.

Актарам нәсел-нәсәбем,

Исеме ничек, ни атлы?

Утырам иске нигездә,

Әйтерсең лә гөнаһлы.

Үткәнем белән сөйләшәм,

Яна ике яңагым:

Үткәнен оныта торган 

Гадәте бар яңаның.

Шушы җир, шушы туфракка

Гомер буе бурычлы,

Ул бурыч нигездә яткан

Таш кебек авыр, очлы...

1978. Сибгат Хәким.

 

           Халкыбызның бөек шагыйре әнә шулай дип яза 1978 нче елда. Бүген язган кебек. Хәзерге вакытта районыбыз гына түгел, Татарстан Республикасында яшәүче һәркем үткәне  белән сөйләшеп, үзенең тамырларын эзли, тарихын барлый.  Менә шушы уңайдан Күлле Киме мәктәбенең Сибгат Хәким музеенда  "Гыйбрәтле язмышлар" циклына караган хәтер барлауны дәвам итеп, укучылар Бөек Ватан сугыш чоры  балалары Күлле Киме больницасын озак еллар җитәкләүче баш табиб Илсия Сабирова, шәфкать туташы Рәшидә Хәкимова белән очраштылар.

Очрашу барышында Татарстан тарихы да, районыбыз тарихы да, күлле Киме авылының үткәне дә, Сибгат абыйның балачагы, ничек шагыйрь булып киткәне дә искә алынды. Ветераннар белән беррәттән Сибгат Хәким музее директоры Луиза  Шәмсиева, мәктәпнең татар теле укытучысы  Гөлсинә  Хәмидуллина да укучыларга тарихны күзалларга ярдәм итә торган хатирәләр турында сөйләделәр.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирергә кирәклеге хакында да сүз булды.

Хөрмәтле райондашлар! Без Сибгат абыйның шигырьләре белән тәрбияләнеп үскән буын, шагыйрьгә тавыш бирик әле.  http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm шушы сылтама белән кереп тавыш бирергә кирәк. Башка шәхесләр янәшәсендә Сибгат абый җыйган тавыш кына аз булып калмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев