Үткәннәр сагындыра
Люция Гариф, Яңа Җөлби авылы
Мин 1957 елны Яңа Җөлби авылына клуб мөдире булып эшкә килдем. Эшкә килүем дә бик кызыклы гына килеп чыкты.
Алдагы елларда Комыргуҗа җидеелык мәктәбендә хисапчы булып эшләдем, авыл советы белән берләшкәч, эш бетү сәбәпле Казанга китеп эшкә урнаштым. Тулай торактан урыннар алып, эш бетте дигәндә, хезмәт кенәгәсе кирәк булгач, Әтнәгә, мәгариф бүлегенә кайттым. Җитәкче Сабирҗанов Кадыйр абыйны Казанга китү сәбәпле очрата алмадым. Столовойга чәй эчеп чыгарга кереп утырдым. (Столовой чаттагы хуҗалык товарлары кибете иде). Чәй көтеп утырганда яныма Яңа Җөлбинең клуб мөдире Сания апай килеп утырды һәм үзенең зарын сөйли башлады. Аңа иртәгә үк Казанга китәргә кирәк, әмма мәдәният җитәкчесе Разия апай: «Урыныңа кеше тапканнан соң расчет алырсың», – диеп, расчет ясамаган. Минем Казанга эшкә урнашуымны белгәч, бик куанып үз урынына димли башлады. Мин ризалашуга, «ак йорт»ка мине җитәкләп алып китте. Кабинетка керүгә, үзе бик чибәр булса да, усал карашлы Разия апай һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Назирә апай обедка китәргә хәзерләнәләр иде. Ишектән керүгә Сания апа: «Разия апа, мин кеше таптым», – диеп минем белән таныштыра башлады. Разия апа каш астыннан гына миңа караш ташлады, ”Сания, бу кыз бала бик юка күренә, эшли алыр микән? Күәм Марзия «Мин анда эшләмим» дип, елап китеп барды. Усал авыл бит, кушаматлары да, «Күсәкле». Сания апа авыз ачарга да ирек бирмичә, миңа гариза язарга кушты. Разия апа аны укыгач, «Син Әүхәдиев кызы икәнсең бит, әтиеңә ошасаң – эшләреңә ышанам», – диеп, миңа приказ язып биреп, Сания апа белән Яңа Җөлбигә кайтып киттек. Минем ул – Комыргуҗа авыл советына караган авылны беренче күрүем иде. Өйгә кайткач, әти-әни дә сөенделәр, чөнки семьяга зур ярдәмче идем. Өйдә тагын 5 туганым бар бит. Икенче көнне авыл советы җитәкчеләре белән уку йортын кабул итеп алырга киттем. Сания апа иртүк Казанга киткән, кабул итеп алырлык бер нәрсә дә юк. Уку йорты дип исемләнгән йортның ярты түбәсе юк, тәрәзәләр ватык. Эчендә ике тумбочкалы өстәл, өч урындык, ике авыл советыннан калган фанерадан эшләнгән шкаф, стена обойлары ертык. Менә шушы уку йортын кабул итеп алдым. Авыл советы җитәкчесе Мөхәмәтҗанов Гарифҗан абый: ”Сеңлем, эшлә генә, ярдәм итәм, нәрсә кирәк – сора гына», – диде һәм дөрестән дә, ярдәм итте. Үзем дә җиң сызганып эшкә тотындым. Авылда яшьләр күп. Комсомол оешмасында гына 33 егет-кыз исәптә, колхоз «1 май» исемендә. Иң беренче түбәне ябып, тәрәзәләр ремонтланды, эчен обойладык. 3 метрлы өстәл һәм озын эскәмияләр кайтты. Өстәл уеннары, тәрәзәгә пәрдәләр кордым, гомумән, бик матур, чиста килеп чыкты.
Комсомол оешмасы секретаре – Мәңгәр кызы фельдшер Шакирова Тәнзилә белән төрле чаралар үткәрү өчен эш планнары төзеп, бергә бик күп эшләр башкардык. Концерт-спектакльләр куябыз, “Яшьләр көне” үткәрәбез. Әтнәдән район комсомол комитеты беренче секретаре Наил абый Сабировның да бу өлкәдә ярдәме зур булды. Гарифҗан абый зур батарейлы радиоприемник алып бирде, ял көннәре көндезге концертны тыңларга өлкән яшьтәгеләр дә килә, газета-журналлар укыйлар. Концерт-спектакльләрне мәктәп коридорында сәхнә ясап, үзебез куябыз. Әтием дә шул ук елны мәктәп мөдире булып билгеләнде.
Миңа приказ язганда, Разия апа «Сеңлем, сиңа ике ай срок, елап килмә, ике айдан соң үзем барам синең янга», – дигән иде.
Нәкъ ике айдан соң Назира апа белән Разия апа килеп төштеләр. Минем хезмәтемә зур бәя биреп, кулымны кысып, канәгать булып киттеләр. Районнар берләшкәч клуб мөдирләренең җитәкчесе булып Гомәр абый Мәрдәнов килде. Ул нык җитәкче иде. Җитәкчең таләпчән булса, синең эшең һәрвакыт уңышлы була.
Менә шулай итеп мин 20 яшемдә эшкә килеп, 30 ел бер урында эшләп, пенсиягә киттем. Эшемне яратып эшләдем. Яшьләр бик актив булды. Балалар белән эшне бик актив оештырдык. Эш дәверендә нәрсә сорасам да, җитәкчеләр ярдәмгә килделәр. Уку йорты бинасы әле дә исән. Мәчетнең дүрт стенасы бар иде, Нургали абый Бариев клублы итте. Әхмәт абый Галиев өр- яңа буралардан клуб салдырды. Әмма, кызганыч, быел клубны җимерек дип сүттеләр.
Яшьләр юк дисәләр дә, бар алар. Җиде яшь укучыбыз, студент егет-кызларыбыз бар. Яшь гаиләләр бар – барысы да сәнгатьне яраткан гаиләләр. Авылда дүрт-биш гармунчыбыз гына бар. Авылымда 72 кеше яши – 20 яшь гаилә. Еллар узган саен, үткән гомердә эшләгән эшләрне уйлап, ничек җитештек икән дип аптырыйм. Балалар, өлкәннәр белән эш, еллык, ярты еллык, айлык һәм көндәлек эш планнары, ай саен отчет. Еллык отчет белән халык каршында чыгышлар, аның өчен спектакль һәм концерт әзерләүләр. Хезмәтебезне яратып эшләдек. Яшьлек үзе дә чәчәк бит ул. Үткәннәр сагындыра, билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев