Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Әтнә “Фурцева”сы: партиягә тугры гомер

Заманына күрә кыю, принципиаль, үз эшенә тугры булып яшәгән һәм эшләгән әнә шундый кешеләрнең берсе – Разыя Хәбибуллинаны өлкәннәр әле дә хәтерли торгандыр.


Еллар узган саен исемнәре онытылып барган шәхесләр бар. Әмма аларның эшләгән эшләре, кылган гамәлләре халык күңелендә әле дә бүгенгедәй саклана.
Заманына күрә кыю, принципиаль, үз эшенә тугры булып яшәгән һәм эшләгән әнә шундый кешеләрнең берсе – Разия Хәбибуллинаны  өлкәннәр әле дә хәтерли торгандыр. Үз сүзендә торучан, коммунизм идеяләре өчен көрәшкә чын күңелдән бирелгән, ул чордагы күпләр кебек үз иленең чын патриоты була ул.
Разия Хәбибуллина Олы Әтнә авылында, күп балалы гаиләдә рәсми рәвештә 1917 елда туган булып саналса да, туганнары һәм якыннары әйтүе буенча, 1913 елда дөньяга килә. Җиде сыйныф белем ала. Олы Әтнәдә комсомол комитеты оешкач, Разия апа аның беренче әгъзасы була. Эшкә бирелгәнлеген, тырышлыгын күреп, аны район комсомол оешмасының беренче секретаре итеп сайлыйлар.
Разия апа коммунизм идеяләренә фанатларча ышанып, тугры булып яши. Бу аеруча сугыш чорында район комсомоллары тарафыннан башкарылган эшләрдә ачык чагыла – тылдан торып сугышчыларга төрле ярдәм күрсәтү, носки-бияләйләр бәйләү, хәтта, самолетка акча җыеп тапшыру – боларның барысы да иң беренче чиратта Разия апаның тырышлыгы белән эшләнелә. Аның чордашлары әйтүенчә, ул гел ак төстәге генә ат җигеп йөргән. Разия апа үз артыннан ияртү сыйфатына ия булган хатын-кызлардан булган. Әмма шул ук вакытта туры сүзлелелеге, бернәрсәгә дә битараф булмавыннан күпләр куркып торган.
“Разыя апа бик чис­та, пөхтә кеше иде, матур итеп киенергә яратты”, – дип искә ала аны күп еллар балаларга рус телчесе буларак белем биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган бертуган апасының кызы Раушания апа Гыйльфанова. Дөрестән дә, чордашлары әйтүенчә, Разыя апаның киенү рәвеше ул чор өчен бик затлы булган, бүтәннәрдән аерылып торган. Тимер рухлы бу хатын-кызны заманында мәхәббәт кебек бөек хис тә урап узмаган. Башкалада партоешма вәкилләре  белән киңәшмәләрнең берсендә очрата ул үзенең бердәнбер сөеклесен.
“Әниләр сөйләве буенча ул егет озын буйлы, бик чибәр кеше булган. Хәрби офицер. Әмма  арага сугыш керә. Егет сугыш кырында ятып кала. Ә Разыя апа башка берәүне дә үз итми”, – дип сөйли Раушания апа. Кыз яшьтән үк бик матур итеп җырлый торган була. Йөрәк яраларын әнә шулай җыр- моң белән баса ул. Шигырьләр дә язгалый. Раушания апа әйтүенчә, бүгенге көндә татар халык җыры буларак киң таралган “Исле гөл” җырының да авторы – Разыя апа Хәбибуллина. Бу җыр күренекле татар композиторы Җәүдәт Фәйзи белән дуслык нәтиҗәсендә туа. Разыя апаның Җәүдәт ага белән төшкән фотосы Раушания апаның архивында әле дә саклана. Без аны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Әнә шул җыр-моңга гашыйк бу­лу нәтиҗәсеме, 1952-53 елларда Разыя Хәбибуллина район мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1957 елда Мәскәүдә татар мәдәнияте декадасы көннәре уза. Әлеге декадада катнашу өчен танылган коллективлар белән беррәттән, үзешчәннәр дә сайлап алына. Алар арасында Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләре дә була. Әзерлек бик көчле. Мәдәният бүлеге җитәкчесе монда да үзенең ныклы характерын эшкә җигә. “Разыя апа безне аякка бәрә-бәрә өйрәтте”, – дип искә алалар ул вакытны үзешчәннәр. Һәм, ниһаять, көткән көн килеп җитә. Разыя Хәбибуллина җитәкчелегендәге коллектив Мәскәү сәхнәсендә “Әт­нә көен” яңгырата.  Шушы уңайдан, Әтнә “Фурцева”сы – Разыя Хәбибуллина Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Әтнә районын Арча белән кушканнан соң, Разыя апа парткабинетта райком эшен алып бара. Әйтүләренчә, ул чорда да дилбегәне бер дә бушатмый Разыя Хәбибуллина. Әтнә урамы уртасында урнашкан “Хурлык стенасы” турында өлкәннәр әле дә көлеп искә ала. Кем – исерек, кем – карак, кем нинди хулиганлык кылган – болар барысы да әнә шул стенада ачык чагыла. Һәм бу эшнең башында Разыя апа тора. Шулай ук ул чорда “Халык контроле”дә бик актив эш алып бара. Партиянең дәрәҗәсе бик зур булган чорлар була бу.
Разыя Хәбибуллина 1980 елның март аенда онкология белән авырый башлый. Раушания апа аны карап, тәрбияләп, шул ук елның ноябрендә соңгы юлга озата. Разыя апаның архивы  бүгенге көндә Раушания апада саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев