Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Әтнә театры "Татарстанның 100 легендар бренды" җиңүчесе

Әтнә татар дәүләт драма театры татар иленең иң данлыклы 100 бренды җиңүчеләренең берсе.

Казанда "Татарстанның 100 легендар бренды" лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татар иленең иң данлыклы 100 бренды исемлегенә Әтнә театрының да керүен без сезгә хәбәр иткән идек инде.

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кулыннан әлеге олы бүләкне Әтнә театрының директор урынбасары Раилә Равил кызы Садуллаева кабул итеп алды.

«Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проекты 2019 елда старт алган иде. Казанда ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» масштаблы проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.  Тантаналы чара Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт Укыту-методик үзәгенең конференц-залында узды. «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проекты 2019 елда старт алды. Тавыш бирү ике этапта узды: 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр (республика брендлары), 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр (районнар). Беренче этап нәтиҗәләре буенча республика этабында җиңүчеләр – 16 тармак буенча 57 легендар бренд сайлап алынды. Икенче этап нәтиҗәләре буенча район этабында җиңүчеләр – республиканың 43 муниципаль районыннан 43 легендар бренд.
 

Гөлүсә Батталова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев