Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

"Әтнәләр тарих барлый" флешмобына кушылыгыз

Газетабызның ВК дагы ачык төркемендә яңа флешмоб башлап җибәрдек әле. Сез дә кушылыгыз, дуслар! Әтнә тарихын бергәләп өйрәник! Сездә нинди фотолар саклана, күрсәтегез безгә дә.

Әлеге тарихи флешмобны хәбәрчебез Надия Нәҗмиева язма-фотолары белән башладык. Ә сез нинди хатирәләр саклыйсыз?


1965 елның июленнән 1971 елның июнь аена кадәр “Ирек” колхозы рәисе булып Югары Шашы авылыннан Шәрәфиев Хәмбәл Шәрәфи улы эшли.
Хәмбәл абый Мамыш авылындагы, Исхаков Һидият белән клуб арасына күчереп салынган, бер ягы колхоз идарәсе, икенче ягы ясле итеп файдаланылган Фәтхуллин Мәҗит байның йортын сүттереп, Яңа Шашы авылында картлар йорты салдыра.
Картлар йортының бер ягына мед.пункт урнаша. Шашы елгасы буена кирпечтән пекарня төзетә. Пекарня күрше-тирә авылларга да хезмәт күрсәтә. Пекарня өчен һәр бригада 50 кубометр утын хәзерләп бирә. Озак еллар авылларга ат белән ипи ташучы булып Данил абый, Гарифҗан абый, Нурый абыйлар эшләделәр.

#Авылымгүзәллеге #ТАССРга100ел #ӘТНӘрайонына30ел #ЯңаШашыавылкитапханәсе #ЯңаШашы #ИскеҖогып #Мамыш#Чембулат#КлючиСап#авыллары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев