Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Укучылар сугыш чоры баласы Вәлиева Сәвия Габдрахман кызы белән очраштылар

Яңа Шашы китапханәсенең ТАССРның 100 еллыгын каршылау нияте белән уздырылган чираттагы чарасы.

Яңа Шашы төп белем мәктәбенең 5 сыйныф укучылары авылдашлары, сугыш чоры баласы Вәлиева Сәвия Габдрахман кызының өендә булдылар.

Сәвия апа 1934 елны Яңа Шашы авылында өч балалы гаиләдә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы авылдагы бер генә гаиләне дә читләтеп узмый. Сәвия апаның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Балалар бәхетеннән, әтисе Габдрахман Вәли улы Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайта.

Сәвия апа җиде класс белем ала. Балачагында , яз көне җир кардан арчылуга, иптәшләре белән басуда черек бәрәңге, көзен колхозга бөртекләп башак җыйганнарын әле дә хәтерли ул. Үсмер чактан ук фермада сыер сава. Фидакарь хезмәте өчен 1970 елда “В.И.Ленин тууына 100 ел тулу уңаеннан” медале, 1971 елны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Шулай ук ул вакыттагы бишьеллык, уньеллык ярышларда “Победитель соцсоревнования” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыкканда аның тырышлыгы Хезмәт ветераны медале белән билгеләнә.

Авылга мал табибы булып эшкә килгән Күңгәр егете – Фидай абый белән гаилә корып, Наил исемле егет үстерәләр. Кызганычка каршы Наил яшьләй фаҗигале төстә дөньядан китә. Бер ел элек Сәвия апа тормыш иптәшен дә соңгы юлга озатты. Бүгенге көндә ул бертуган апасының улы Дамир тәрбиясендә яши, картлык көне хөрмәттә үтә.

Надия Нәҗмиева фотосы һәм хәбәре 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев