Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Укучылар тарих өйрәнә

Районыбызның Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләүче "ТиК-ТаК «балалар медиа-мәктәбе" хакында белмәүчеләр дә бардыр. "Фокус" студиясе белән "Лабиринт"ны берләштерә ул.

Видеоаппаратура, фотоаппарат күтәреп, район буенча йөргән укучыларны күрсәгез, алар булыр, әлеге  балалар медиа-мәктәбендә шөгыльләнүче бу укучылар, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан проект кабул итеп, шул проект буенча ветераннарыбыз белән очрашулар үткәреп, видео - фотосюжетлар ясауны матур гадәткә керттеләр. 

Тагын бер уңай күренеш, алар белән бергә яшь армиячеләр ( җитәкчеләре Сөнгатуллин Руслан) йөри. Бергәләп эшләүнең матур үрнәкләре бу. 

     Гыйнвар аеның соңгы көннәрендә  алар бергәләп, Олы Мәңгәр авылында булып,  тыл ветераннары турында сюжетлар төшерделәр. Шакиров Илсур абый белән Вәлиев Мөхәммәт абыйда булып, алар белән аралашып, сугыштан соңгы чорның авырлыклары турында хатирәләр тыңлап, мәгълүматлар тупладылар.

"Без үз киләчәгебезне үзебез иҗат итәбез!"  девизы белән эшләүче укучыларның бу эше дә Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклауга багышланган циклга керә. 

Укучылар төшергән фотолар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев