Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

"Ул – хакыйкать. Бүгенгеме, кичәгеме – аерма юк» - Сибгат Хәким өчен тавыш бирдем

Редакциягә хат килде.

Ирексездән, күңел үткәннәрне барлый. Тарих һәм хәтер. Бу ике сүзне бер-берсеннән аерып булмый. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кагылышлы мәгълүматларны барлыйбыз.

Гомер ничек тиз узган. Сугыш беткән елны туган балаларның да яше 75 белән исәпләнә.

Мәктәптә һәр көнне бу зур юбилейлар турында искә төшереп торабыз. Күлле Киме мәктәбенең музеенда «С.Хәким – шагыйрь, солдат, гражданин» дигән темага күргәзмә эшли башлады.

«Фазыл чишмәсе»ннән башланган юллар шагыйрьне утка, суга алып кергән, аның язмышын хәл иткән, яктыга, бәхеткә, җиңүгә алып килгән. Бу юллардан С.Хәким шагыйрь булып та, солдат һәм гражданин булып та атлаган. Лейтенант Хәкимов сугыш елларында үзенең взводы белән җиңү юлын сузган, фашистларны куып чыгаруда катнашкан.

Күргәзмәдә авылның шагыйрь үскән тыкрыктан сугыштан кайта алмаган дуслары турында да сөйләштек, бүгенге рәхәт тормышыбызның кадерен белеп яшәргә кирәклеге турында да аңлаштык.

Без җырлы, моңлы, шагыйрьле, мәгърифәтле Күлле-Киме авылында яшәвебез белән бәхетле халык. Ни өченме? Чөнки Күлле-Киме – изге җир. Иван Грозный вакытыннан борынгы зиратлар шушында туктаган урын без. Гасырлар моңы калкулыкларга, бөтен җиргә сеңгән.

Вакыт елгасы ага да ага. Нәкъ Лена Шагыйрьҗан язганча:

«Сулар ага, еллар ага, гомер ага,

Җир үзе дә бер искерә, бер яңара.

Үзгәрәләр кешеләр дә, нигезләр дә.

Бертөрлелек сыя алмый бу дөньяга.

Һәммә нәрсә үзгәрештә һәм үсештә.

Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә.

Ул – хакыйкать.

Бүгенгеме, кичәгеме – аерма юк».

Тарихыбыз бай безнең. Әле безгә өйрәнәсе дә өйрәнәсе... ТАССРның 100 еллыгы сайтында да менә шул тарихыбызны баеткан шәхесләр урын алган. Алар арасында булган Сибгат ага Хәким, авылдашым, горурлыгым булган шагыйрьгә тавышымны бирдем. Сез дә бирегез, райондашлар.

Тавыш бирү өчен http://100.tatarstan.ru/ га http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushch.. сайтына керергә кирәк. 


Илүзә Хөсәенова, Күлле-Киме урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев