Әтнә таңы

Уникенче номерлы балалар йорты (дәвамы)

Безнең белән бергә Киме ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр укыды.

Реклама

Саимә Сабирова, Күлле Киме авылы ветераннар советы рәисе
(Дәвамы).
Алар барысы да өр-яңа пальтодан, аякларына яхшы ботинкалар киеп йөри иде. Мәктәп формасы, алъяпкычлар, матур ленталар бары аларда гына. Бик кызыга идек аларның матур өс-башына. Сумкалары да бер күрмәгән күннән иде. Күлле Киме мәктәбенең 4 класс укучылары, укытучылары Паутова Шәрифел, 1946-1947 уку елы).
Кайберәүләр, рәсемгә төшәргә кирәк булса, “детдом кызлары”ннан пальто сорап тора иде. Матур киемнәргә кызыкканыбызны күргән укытучыларыбыз: “Балалар, алар – ятим, ә сезнең әниләрегез исән әле, шөкер”, – дип юаталар иде.
Тәрбияче Таҗиева Түрфәндә истәлекләреннән: “Киемнәрне, җиһазларны гамәлдән чыгару вакытында (списание) директор Я.В. Моровтан кайбер киемнәрне саклап калырга ялына идем. Чабаталы, сәләмә киемле, ач  авыл баласына  бу  киемнәр әле озак хезмәт итә иде. Шундый киемнәрне төенчеккә төреп шыпырт кына авылдагыларга бирә идем”. Бу чор нинди дәрәҗәдә кырыс икәнен исәпкә алсак, олы йөрәкле шәхесләрне истән чыгармау хисе туа, аларга бурычлы итеп сизәсең үзеңне, чөнки мондый адым эштән куылу белән генә чикләнмәгән. Бу мисаллар сугыштан соңгы җәмгыятьнең, авылдагы балаларның язмышы балалар йортларындагыга караганда нинди дәрәҗәдә авыр, фаҗигале икәнен раслый.
Балалар 25 июньнән 28 августка кадәр җәйге дачада,  Илләт буенда ял итә. Бу якта җиләк-җимеш күп булуына ишарә ясала отчетта.  Шушы җәйге ялны әтисез үскән Шәмсиева Луиза да хәтерли: «Җәй көне әниемә (укытучы Хәтимә Сабирова)  ияреп балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән мин дә  ял иттем. Ачлы-туклы авыл баласына анда ял итү ниндидер могҗизага тиң иде. Вакытында ашаталар, уйнаталар, кызык-кызык чаралар уздыралар.  Иң күңелдә калганы – көймәдә йөрү. Безнең инешләр сай, тумыштан көймә күргән юк, чыннан да, мин үземне шул чакта ниндидер бер сихри дөньяда кебек хис иттем». Кыш көне балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен балалар йортында 20 пар тимераяк, 30 пар чаңгы да бар.   Шушы чорда  Татарстандагы барлык балалар йортында  ярдәмче хуҗалык булган.  Бездә дә  1 сыер һәм 1 ат, 2 үгез, 24 дуңгыз  асраганнар. 1949 елны балалар йортына  вакытлыча куллануга 8 гектар җир бүленеп бирелә. Ул кишәрлеккә 4 га солы чәчәләр, 4 га бәрәңге утырталар. Алынган уңыш: солы – 27, 73 ц.; бәрәңге – 144 ц.
Балаларның тормышы  даими күзәтү астында: вакытында урын-җир, киемнәр алыштырыла; чәч-тырнаклар киселә, тешләр чистартыла.Йокы алдыннан аяк-куллар юыла.  Ун көнгә бер тапкыр мунчага керү көйләнгән. Көн саен иртәнге гимнастика уздырыла. Өлкән класслар өчен БГТО күнекмәләре нигезендә башкарыла. Отчёт чорында инфекция­ле авырулар күзәтелми, балалар арасында үлем юк. Балалар  йортында 4 бала бронхоаденит,  11 бала трахома белән Казанда дәвалану үтеп, мондагы табибта күзәтеләләр. Ай саен балалар медосмотр үтәләр. Нәтиҗәләр  һәр баланың медицина-санитар кенәгәсенә теркәлә. Шулай ук ай саен балалар үлчәнелә, шул ук кенәгәгә языла. Медикаментлар вакытында  тиешле күләмдә кайтартыла. Сис­темалы рәвештә балалар йорты санэпидстанция һәм район сәламәтлек сак­лау  бүлеге күзәтчелеге астында тора.
Укуга килгәндә, беренче яртыеллык  арасында  (1949-1950) йортта 100 бала, шуның 99 укый, бер кыз бала Казанда дәвалану үтә. 94 балага яртыееллыкта билге чыккан, 5 балага балалар йортына соң килү сәбәпле (15.12.1949), билге чыкмаган. 94 баладан 91 өлгерә.      Тәртип буенча билге төшү теркәлмәгән. Тәрбиячеләр күзәтчелеге астында сменалап  дәресләр хәзерләнә: 5-7 класс – 17-20 сәгатькә кадәр; башлангычлар –  8-10га кадәр.  Укучылар иң элек авыр фәннәрне карый, язма эшләрне;  аннан – телдән. Тәрбиячеләр укучыларның тиешле хәзерлеген даими тикшереп тора: индивидуаль якын килә, сорау­лар биреп, сөйләтеп, өй эшенең сыйфатын тикшерә, өстәмә чаралар уздыра. Шушы эшнең нәтиҗәсе буларак, балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең уку сыйфаты Күлле Киме җидееллык укучыларыныкыннан 10 %ка югары. 40 бала 4-5кә генә укый (42,5 %). Чөнки  Бөек Ватан сугышы ятим балалары алдагы  еллардагы  сукбай балалардан шактый аерылып тора. Алар «лагерь сабагы» үтмәгән, аларның «урам сукбае» булу вакыты баланың психикасын сындыру өчен озакка сузылмаган. Сугыш ятимнәренең әтиләре фронтта, алар  күбрәк белемгә  тартыла. Уку әсбаплары белән балалар нигездә  тулысынча тәэмин ителгән.
Шулай ук күмәк рәвештә балалар өчен киносеанслар да оештырыла. (отчёт чорында 10 сеанс:  “Человек с ружьём”, “Битва за Севастополь”, “Подвиг разведчика”, “Адмирал Нахимов”, “И.В. Мичурин”,  “Возвращение с победой” һ.б.). Һәр кинодан соң аны анализлау оештырыла.  Балалар өчен филармония артистлары да чыгыш ясый (2 концерт).
Китап һәм газета-журналлар белән эш тә  монда тиешле югарылыкта. Башлангыч класслар белән китап һәм газеталар белән эш кычкырып уку, эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап бирү, журналлар күзәтү юнәлешендә алып барыла; өлкән класслар белән кычкырып уку белән чикләнелми, әсәргә булган мөнәсәбәтне билгеләү, аны тирән анализлау,  китап укучы  конференцияләре уздыру күздә тотыла. Газеталардан “Пионерская правда”, “Яшь сталинчы”, “Комсомолец Татарии”, “Кызыл Татарстан” киң кулланышта. Балалар йорты ки­тап­ха­нәсендә 1400 данә матур әдә­бият исәпләнә.
Җәмгыятькә файдалы хез­мәттә дә катнаша балалар йорты: “Көз көне балалар йорты өчен “Киме” колхозы басуыннан бәрәңге һәм борчак  хәзерләнде. “Киме” һәм “Йолдыз” колхозына 6 центнер күпьеллык үлән орлыгы тапшырылды. 52 бала басуларда кар тотуда катнашты. “Киме” һәм “Каганович” колхозчылары өчен балалар йорты ике тапкыр концерт куйды”.  Хезмәт тәрбиясе  түгәрәкләр, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү (самообслуживание), столяр һәм тегү мас­терскойлары нигезендә алып барыла.  Мастерскойлар ике сменада эшли.   
Агач эше мастерскоенда – 16  ир, тегүдә 32 кыз бала эшли. Көн саен икешәр сәгать  өйрәтү эшләре алып барыла.
Тегү мастерское продукция­се: 1. Мунчала матраслар – 56 шт. 2. Җәймә (простыня) – 123 шт. 3. Мендәр тышы –100 шт. 4. Халат – 5 шт. 5. Повар колпагы – 4 шт. 6. Алъяпкыч – 2 шт. 7. Малайлар күлмәге – 11 шт. 8. Косынка – 6 шт. 9. Ямалган чалбарлар – 40 штук. 10. Төзәтелгән пальтолар – 45 шт.
Агач эшкәртү мастерское продукциясе. Урындык – 52 шт. Өстәл – 4 шт. Тәрәзә рамы – 46 шт. Рәшәткә белән койма төзү  –  250 м.
Документларны өй­рән­гәннән соң,  уникенче номерлы балалар йортындагыларның тормышы авыл балаларыныкына караганда өстен дигән фикер туа. Чабаталар, бишмәтләр юк  аларда. Тамаклары да тук. Әтнә районы җитәкчелеге балалар йортларына, башка районнар белән чагыштырганда,  тиешле игътибарын биргән. Ләкин алар ятим.  Элек балалар йорты булган урында бүген инде зур, матур йортлар үсеп чыкты. Анда бәхетле балаларның шат авазлары ишетелеп тора.  Ике катлы биналары күп еллар мәктәпнең интернаты булып хезмәт итте. Хәзер ул да юк. Без үткәннәрне онытырга тиеш түгел. Үткәннәрсез киләчәк юк. Тарихыбызны барлап кына, без үзебезнең әби-бабайларыбызның якты истәлегенә лаек була алабыз. Ятим балалар булмасын өчен дөньяда тынычлык булуы кирәк. Һәр бала тулы гаиләдә, әти-әни җылысын тоеп үссен.
                                               

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: