317 генә... - "Үз тавышыңны бир!"
Әтнәләр, актив булсагыз иде. Әлегә 317 тавыш бирелгән килеш кенә.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. "Үз якташың өчен тавыш бир! - дип атала ул.
Тавыш бирү өчен http://100.tatarstan.ru/ га сайтына http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm керергә кирәк.
"Әй, мәктәбем, очкан оям минем,
Үз оясын һәрбер кош табар.
Бик ерактан күренсен дип, үргә
Юри салган сине осталар,"
дип язды Сибгат ага Хәким үзенең яраткан мәктәбе турында. Шагыйрь өчен мәктәп белем һәм мәгърифәт учагы гына булмады, ә, бәлки авылны яшәтүче, рухи азык өстәүче дә булып хезмәт итте. С.Хәким әледән-әле мәктәбендә булырга тырышты, укучылар белән очрашуны зур ләрәҗә итеп санады.
Күлле Киме урта мәктәбе тирә-якта искиткеч бай тарихлы, дәрәҗәле мәктәп булуы белән аерылып тора. Мәктәпнең төзелү тарихы да узган гасырга барып тоташа. Авылның алдынгы фикерле кешесе Гыймран бай Уразов патша хакимиятенең барлык инстанцияләрен кат-кат йөреп чыга, шактый акчалар түнгә, һәм, ниһачть, мәктәп төзетүгә ризалык алына. Шулай итеп авылның үренә, ягъни иң матур җиренә бер катлы агач мәктәп салына. Бу 1913 елның көзе була.
Мәктәп башта "Русско-татарское земское начальное училище" дип йөртелә. Ә инде 1918 нче елдан җиде еллык хезмәт мәктәбе итеп үзгәртелә. Кемнәр генә укымый анда: Социалистик Хезмәт Герое Нургали Бариев, Американың атаклы уку йортларыннан саналган Лос-Анжелес университетының почетлы әгъзасы Хисамиев Гыйльметдин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, Россиянең атказанган энергетигы Дамир Вахитов,шагыйрә Лена Шакирҗан, Фирая Зыятдинова, шагыйрь Сибагта ага Хәким...
Сибгат ага Хәким мәктәпкә икенче сулыш өргән кеше, яңа мәктәпне салдыру өчен шагыйрь дә Гыймран бай Уразовтан ким таптамый түрәләрнең ишекләрен...
Бүгенге көндә үз өлеше кергән яңа мәктәптә Сибгат Хәким музее эшли. Республика халкы гына түгел, үзбәкләр дә таныш бу музей белән.
Ирина Хәмидуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев