Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Үзәккә үткән салкыннар

Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы

Хәзер ишек алдына чыгып басам да уйлап куям. Сугыш елларында, сугыш арты елларында мондый җылы кышлар кайда булды икән, дим.
Ишек алдына чыксаң – зәмһәрир суык, борын очларын, битләрне чеметтерә. Әзрәк ераккарак китсәң, без, мескеннәрнең котын алып, тешләрен ыржайтып, авызын ачып ач бүре утыра. Хәзер нишләргә – арт яктагы ике буй койманы да сүтеп яктык, башка әйбер калмады. Өшемәсен дип, идән асты почмагындагы 20-30 чиләк бәрәңгегә, кайда ниндииске-москы табып була, шуны капладык. Болай булмый бу, – дим әнигә, сарык бәтие саткан акчаны һәм миңа килгән пенсияне алып, утынга барам, дим. – Алып кайта алмассың, акча бетәр, – ди әни.
Бер дә курыкма, җәй буе ипи алып кайттым, син мине өйрәт кенә, – дим. Ул миңа нинди утын коры икәнен аңлатты, “Чи утынның өсте дә, баш-башы да бозлы була”, – диде. Гадәттәгечә, мине иртән иртүк уятып, ферманы узганчы озатып, сәфәр догасын укып басып карап калды. Көн салкын, әллә нәрсәләр шарт-шорт итә, һавада саран гына йолдызлар җемелди. Ниһаять, йөгерә-атлый Мәрҗән авылына килеп җиттем. Мәрҗән ягыннан аяк авазына катнаш чана шыгырдаган тавышны тыңлап торам.Каршымда – безнең авылның Дүртле Хәернисасы дигән бер апай кемнедер сүгә. Үзе миңа – Кеше йокыдан тормаган, соранырга менәсеңме? – ди. – Кешедә дә берни юк.
– Мин базарга барам, – дим. Утынга икәнен әйтмәдем. Үзем бияләй эчендәге акчаларны барлыйм, төшеп калмасыннар тагын. Хәерниса апай үзенең сәгать өчтә торып, Мәрҗәнгә, мунчалага менүен, Хәкимендә дә, Гыйниятендә дә мунчала бетүен әйтте.
– Инде Шәкәнәчкә барып карыйм, анда да булмаса, эш харап, заем түлисе, тамак туйдырасы бар, – дип көрсенде.Мәрҗән тавын менгәч беренче, икенче карама арасын чабып барды, үзе борылып карап мине күзәтә, аннан соң, алҗыды булса кирәк,  әкрен атлый башлады. Шәкәнәч юлына җитәрәк миңа ат очрады. Базарга утын күп кергән иде, әни өйрәткәнчә утыннар карап йөрим. Марилар: ”Ат артыннан йөрмә, нәрсә кирәк?” – диләр. Бәхеткә бер коры утын очрады. Мари хатыны: ”Әтиең-әниең кайда?” – ди. “Әти дә юк, әни дә юк, үзем”, – дим. “Акча бармы?” – ди. Башта бер бияләйдәгесен алып бирдем. “Моңа утын килми”, – ди. Икенчесеннән алып биргәч мари хатыны бер ир белән үзләренчә сөйләшеп алдылар. “Кая илтергә?” – ди. Мари хатыны атын базардан алып чыккач, мин Күшәргә китә торган борылыштагы Садыйк бабайга керттем. Ул мине ишек алдында ук каршы алды. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, безнең әти сугышка кадәр Әтнәдә судта эшләгән. Кайтмый калганда Садыйк бабайларда кала торган була. Садыйк бабай утынны ишек алдына ук кертеп бушаттырса да, “Кызым, урлыйлар. Тиз алып китә күрегез, – диде. – Бу сугыш дигәннәре бик күпләрне харап итте”, – дип көрсенеп куйды. Мари хатыны утынны бушаткач миңа үзе пешереп алып килгән чәй тәлинкәсеннән аз гына зуррак кабарып пешкән дүрт ипи, ике ындыр себеркесе, кесәмә өч-дүрт кисәк урман сагызы салды. Мин Садыйк бабай кушканча, ипине, себеркене култык астына кыстырып, май заводына киттем. Мин килгәндә колхоздан сөт алып килгән Нурулла абый гына бар иде. Ул да булса икенче иптәшенең бидонын төяп маташа. “Сеңлем, бүген булмый. Иртәгә алып кайтам”, – ди. Шулай да, бидоннар арасына кертеп утыртты да үзе таягына таянып чана артыннан кайтты. Мин өйгә кайтып кергәндә күрше карчыклар бездә иде. Мин себерке тотып, бер кечкенә капчык белән ипи күтәреп кайтып кергәнне күргәч, әни елап җибәрде. “Утын булмадымы?” – ди. ”Булды, барын да син әйткәнчә эшләдем”, – дим горурланып. Әни сөенечтән мин алып кайткан ипи белән күрше карчыкларына чәй эчертте. Иртәгесен кечкенә чанамны алып чана шуарга чыгып киттем. Бер заман карасам, Нурулла абый бездән утын бушатып чыгып килә. Мин чанамны алып өйгә йөгердем. Әни кычкырып елый. Эчем жуу итте, утынны урлаганнар, дип. Ул тагын да елый, “Габдрахманым кайтты”, – ди.

Чанамны ташлап, аның янына йөгердем. “Кая ул?” – дим. Ул: ”Юк, ул бүтән кайтмый инде, Габдрахманым – ул син, балам, син, бүген мине бик бай – утынлы да, ипиле дә иттең”, – дип елый-елый кочагына алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев